Аллаһы Тәгалә, йөзләренә яктылык биреп, Сөннәткә ябышучы кешеләрне югары күтәрә. Кыямәт көнендә, мәңгелек тормышта да алар, Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән, олугъ дәрәҗәгә ирешәчәкләр. Һәм кеше Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтен никадәр күбрәк күтәрсә, шул юлда хезмәт куйса, аның дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак булачак. Алар сөннәтне саклыйлар, Аллаһ аларны саклый. Пәйгамбәребез ﷺ аны саклаган Әбү Катәдәгә болай ди:
حَفِظَكَ اللَّهُ كما حَفِظْتَ نَبِيَّهُ
«Аллаһ сине дә син Аның пәйгамбәрен саклаган кебек сакласын».
(Сәхих Мөслим, 232)
Сөннәт (әһле-Сөннәт) кешеләренең йөзләрендәге яктылык, матурлык – билгеле нәрсә. Яңалык (әһле-бидгать) кешеләренең йөзләрендә каралык һәм курку була. Һәм алар никадәр олырак булсалар, шулкадәр тирәнрәк үз яңалыкларына чумалар, Сөннәткә каршылылыклары арта гына бара, йөзләре дә торган саен күбрәк карала.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев