Бөтенегез, исегездә тотыгыз, һәркем нинди дә булса гыйбадәтен, дога яки нәзер, яисә Корбан, яисә ярдәм һәм коткару сорап мөрәҗәгать итү һ.б. гыйбәдәтне, Аллаһтан башка берәүгә багышласа, кемгә генә гыйбадәт кылсалар да, ул кеше диннән чыгаручы зур ширеккә (әш-ширк әл-әкбәр) эләгәчәк. Шуңа да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөрәҗәгать итеп, болай ди:
قُلْ إِنَّ صَلَاتِي وَنُسُكِي وَمَحْيَايَ وَمَمَاتِي لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
لَا شَرِيكَ لَهُ وَبِذَلِكَ أُمِرْتُ وَأَنَا أَوَّلُ الْمُسْلِمِينَ
«Әйт (әй Мөхәммәд): «Хаклыкта намазым һәм корбаным, вә тормышым һәм үлемем Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһныкы. Аның иптәше юк. Вә бу миңа боерык. Вә мин мөселманнарның беренчесе»».
📖 Коръән, «Терлек» сүрәсе, 6:162-163
Әгәр син Аллаһтан башка берәр нәрсәгә: ташка яки агачка, яисә потка, яисә иконага, я берәр изгегә, яки фәрештәгә, яки пәйгамбәргә гыйбадәт кылсаң, бу Аллаһка тиңдәшлек кылу (ширек) була.
Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَلَا يَأْمُرَكُمْ أَن تَتَّخِذُوا الْمَلَائِكَةَ وَالنَّبِيِّينَ أَرْبَابًا أَيَأْمُرُكُم بِالْكُفْرِ بَعْدَ إِذْ أَنتُم مُّسْلِمُونَ
«Һәм Ул сезгә фәрештәләрне һәм пәйгамбәрләрне Аллаһтан башка аллалар итеп алырга кушмый. Мөселман булганыгыздан соң Ул сезнең кәфер булуыгызны теләрме?»
📖 Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:80
➡️ Курайшитлар сыннарга гына гыйбадәт кылганнар дип уйламагыз. Алар тәкъваларга да, фәрештәләргә дә, пәйгамбәрләргә дә табынганнар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев