Һәрберебезнең мәрхүм туганнары, якыннары, дуслары янына – зиратка барганы бар. Ләкин һәрберебез дә зиратта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләбезме? Зираттта нишләргә ярамый? Сүз шул хакта.
1. Беренчедән, зиратта катгый рәвештә спиртлы эчемлекләр эчү тыела. Мәрхүмнәр кабер янында аракы эчүчеләргә ачулы дип санала.
2. Зиратта тормышка зарланырга ярамый. Күпләр мәрхүм туганнары, якыннары янына килгәч, планнары белән уртаклаша, киңәш сорый, тормышка зарлана. Онытмагыз – мәрхүмнәр артык хисчәнлекне, эмоцияләргә бирелгәнлекне өнәми, бигрәк тә негатив хисләрне күрсәтергә ярамый.
3. Зиратка бәләкәй балалар белән килергә ярамый. Мөмкинлек булса, иң яхшысы – балаларны өйдә калдыру. Мәрхүмне җирләгәндә дә!
Сабыйларның энергетикасы зурларга караганда көчсезрәк. Кайгы хакимлек сөргән урында йөрү балаларга начар тәэсир итәргә мөмкин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев