ТӨШҮЕНӘ СӘБӘПЧЕ БУЛГАН 4 НӘРСӘ
Ниндидер күңелсез хәлгә тарыганнан соң без гадәттә үзебезне кызганып, кемнедер гаепләргә ашыгабыз: янәсе, “ул болай эшләмәгән (шулай димәгән) булса, мондый хәл килеп чыкмас иде. Әмма дөресе шул – нинди дә булса күңелсезлек килеп чыкканда без иң элек үзебезгә шундый сорау бирергә тиешбез: “Аллаһ каршында нинди гаебем бар икән?”. Чыннан да, бераз уйлап-фикерләп караганнан соң, безгә килеп ирешкән проблеманың сәбәбе үзебездә булганы ачыклана.
Ислам галимнәре кешенең күңелсез хәлләргә төшүенә сәбәпче булган шундый 4 нәрсәне билгеләп үтәләр:
➢ АШЫГУ, КАБАЛАНУ. Тормыш булгач, безгә төрле мәсьәләләрне хәл итәргә, ә кайчакта шактый җитди карарлар кабул итәргә туры килә. Менә мондый вакытта кайберәүләр кабаланып ашыга һәм... ялгыш юлдан китә. Бераздан хаталанганны аңлыйлар, ләкин инде соң була... Тирмизи җыентыгында китерелгән хәдистә билгеләп үтелгәнчә, ашыгу шайтаннан, ә салмаклык һәм җитдилек – Рахманнан (Шәфкатьле Аллаһтан). Байхаки җыентыгында китерелгән хәдистә исә болай диелә: “Олысымак (сабыр) булган кеше, гадәттә, дөрес гамәл кыла. Ә ашыккан кеше, гадәттә, хаталана”.
➢ БӘХӘСЛӘШҮ, СҮЗ КӨРӘШТЕРҮ. Мөселманнарга хас әдәп кагыйдәләре буенча башкалар белән бәхәсләшү, тарткалашу начар сыйфатлардан санала һәм бик еш начар нәтиҗәгә китереп, үкенечкә калдыра. Үз фикереңне бер әйтү тыелмый үзе, ләкин сөйләшү “син хаклы түгел, минеке генә дөрес!” дигән тонга күчеп, азагына орыш-талашка, низагка алып бара торган булса, мондый сөйләшүне башында ук туктату хәерледер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм беркайчан да беркем белән дә бәхәсләшмәгән. Шуңа күрә мөселманнарга “барыбер җиңәм, ничек булса да өстен чыгам” дип сүз көрәштерү, бигрәк тә кычкырып, ямьсез кыяфәткә кереп нәрсәдер исбатларга тырышу, әлбәттә, килешми. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм моның турында болай дигән: “Кем хаксыз булуын аңлап бәхәсләшүдән туктаса, мин ул кешегә Җәннәт кырыенда урын вәгъдә итәм. Ә кем хаклы булып та бәхәсне калдырса, мин аңа Җәннәтнең түрендә урын вәгъдә итәм”.
➢ ВАЕМСЫЗЛЫККА НИГЕЗЛӘНГӘН ГАФЛӘТ. “Гафләт” төшенчәсен галимнәр “ваемсызлык йокысы” дип билгели (“ваемсызлык” – беспечность). Бу халәт Аллаһны оныту белән бәйле: кеше үзенең бу дөньядагы төп максаты турында онытып, дөньяга артык бирелеп китә (дәрт теләкләре, дөнья ләззәтләре аның өчен яшәү мәгънәсенә әверелә). Менә шундый вакытта бу кешене гафләт йокысыннан уятып җибәрер өчен Аллаһы Тәгалә аңа ниндидер проблема биреп күңелсезрәк бер хәлгә төшерә. Шушы хәлдән чыгар өчен гафләт йокысыннан уянып, Аллаһны искә ала башларга кирәк. Бу авыр түгел: ашарга утырдыңмы, ниндидер эшкә тотындыңмы, өйдән чыгып китәсеңме, машинага утырасыңмы... һәрвакытта “бисмиллаһ”ны әйтеп яшәү бик тә кадерле безнең өчен. Әлбәттә, гафләт йокысыннан саклый торган төп нәрсә ул – намаз.
➢ МАСАЮ, ҮЗЕҢНЕ БАШКАЛАРДАН ӨСТЕН КҮРҮ. Масаю (гарәпчә “кибр”, русча “гордыня”) дигән төшенчә кешенең үзен башкалардан өстенрәк хис итүен аңлата. Масаю, һаваланып үзен эре тоту аркасында кеше, гадәттә, башкаларның ихтирамыннан һәм мәхәббәтеннән мәхрүм була. Масаюның беренче вәкиле буларак, шайтан шушы сыйфатны Адәм балаларының күңеленә салып, аларны дөрес юлдан тайпылдырырга тырыша, “башкалар чүп, ә менә син – иң булганы, иң затлысы, иң матуры, иң акыллысы” дип вәсвәсәли. Аллаһы Тәгалә мондый кешенең шайтан тырнакларыннан котылуын теләсә, аңа ниндидер күңелсез авырлык бирергә мөмкин. Моны дөрес аңлап, тиешле нәтиҗә генә ясарга кирәк. Бер мөбарәк хәдистә билгеләп үтелгәнчә, йөрәгендә гәрчич бөртеге кадәр булса да масаю галәмәте булган кеше Җәннәткә кертлемәс.
Шулай итеп, нинди дә булса күңелсез хәлгә тарыганда төшенкелеккә бирелмичә, уйлап-фикерләп карыйк: бәлки, шушы проблеманың нигезендә югарыда искә алынган 4 сәбәпнең берсе ятадыр? Алай булса, шул нәрсәләрдән арынып, Аллаһка сыеныйк та, Аңа шөкер итә-итә, намазларыбызны укып тыныч, матур итеп яшик. Күңелебез дөрес булса, шәт ин шәә Аллаһ, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас...
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5