Предыдущая публикация
Бәхет төрле була, бәйрәм төсле,
Бәхет яулап ала бөтен хисне.
Кем өчендер бәхет – байлык җыю,
Кем өчендер язгы шомырт исле.
Кушымта:
Бәхет күп булмый ул, булмый, булмый,
Ә күңелдә һаман хисләр дулый.
Кайчагында бәхет ташып тора,
Кайчагында никтер юллар уңмый.
Бәхет төрле була, бриллиантлы,
Бәхетлемен дидер кыйммәт атлы.
Кем белсен соң бәхет хакын,
Тормыш кадерен белгәннәр хаклы.
Бәхет төрле була, чәчәк төсле,
Яратулар була хисле, көчле.
Бәхет күп булмый ул, менә җанга
Бәхет булып синең назың төште...
Венер ФӘТТАХ 09.07.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев