Урам юлы. Узып бара –
Машиналы һәм дә атлы.
Ә мин салмак җәяү атлыйм,
Күзәтәмен тирә-якны.
Һәрбер йортка "кереп чыгам" –
(Уйлар белән мин бит сердәш.)
Буш ихата, сиңа дәшәм:
Зарың күптер, әйдә, "сөйләш"!
Мүк каплаган нигез ташың
Кичерә соң ниләр бүген?
Беләм... Беләм... Ятимнәр күп,
Авылда син берәү түгел...
Чүгеп барган бу йортыңны
Кайчан кемнәр төзегәндер?..
Биек булган, заманында,
Ерактан ук күренгәндер.
Түбәсеннән, әллә яңгыр...
Әллә ага... күз яшьләре?
Черек терәү – өмет түгел,
Әз калгандыр шул, яшәре...
Йөз яшереп, ыңгыраша
Тузан сарган тәрәзәләр.
Ап-ак төсен җуйган инде,
Теткәләнгән, ах, пәрдәләр!
Ялгыз калган буш ихата,
Аңлыйм сине, яшәү авыр.
Миңа да бит җиңел түгел –
Бетеп бара туган авыл...
Фәйрүзә Саяпова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3