Башын аска иеп салмак кына
Ялгыз хатын атлый урамнан
Җаны әрни аның үксеп-үксеп
Эчендә уйнаган буранга.
Бер үзенә калды хазер дөнья
Сөйгән ярын яшьләй югалтты
Күз яшенә чыланды мендәрләр
Ничә еллар ялгыз таң атты.
Ялгызлык ул авыру түгел, диләр
Авыру түгел , тик әрни күңел
Ә күңелне ничек дәваларга
Андый дару юк шул, юк бүген...
Парлы дуслар инде читләштеләр
Гүя аннан барда куркалар
Ирле яшәгәннәр аңламый шул
Ничек әрнегәнен яралар...
Гаиләле дус яшәгән йортларга
Күптән инде юллар ябылган
Күзләрендә бетмәс хасрәт аның
Кара шәле иңенә салынган...
Парлы иткәч ходай нигә микән
Бирми гомер, тигез иттереп
Аера шул язмыш, ялгыз итә
Көтмәгәндә суга китереп!
Әй ходаем безгә пар канатны
Син биргәнсең икән иш итеп
Гомерләрне зинһар тигез бирче
Парлы гомер яшик нур кичеп.
Бу дөньяда ялгызлык ачысын
Бирмәсен, дип телик беркемгә
Хатын-кызмы , әллә ир кешеме
Ялгыз тормыш авыр һәркемгә!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев