Кырга чыктым, матур яланнарда
Ак ромашка үсә нур сибеп
Кояш чәчәгенең сибелә нуры
Күңелләргә бетмәс хис биреп.
Ак ромашка кемнең күңеленә
Нинди генә уйлар бирмәгән
Ә кемнәр соң башларын югалтып
Мәхәббәттән шашып йөрмәгән.
Берәү- икәү, өчәү, дия-, дия
Җырларда да бик күп җырланган
Ялгыз калган сөйгән ярларда
Айлы кичтә уйлап моңланган.
Ярата - яратмый дип юраулар
Уенмы ул, чынмы кем белә
Мәхәббәт ул яшькә карамый шул
Кемгә кайчан киләсен белә!
Муса Җәлиль язган шигырьдә дә
Ак ромашка сугыш кырында
Ак чәчәкләр гашыйклар кулында
Ромашкалар сөю җырында.
Хуш искә төрелгән бу яланда
Ромашкалар яз саен үссен
Дөньялар тик тыныч кына булсын
Илебез чәчәккә үрелсен!
Зәнгәр күк йөзендә ак болытлар
Йөзсен әйдә тынычлык теләп
Мәхәббәттән тусын сабыйлар
Бәхетләрдә үссеннәр гөрләп!
Ак ромашка чәчәген өзмим мин
Үзсен әле ямьләп кырларны
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев