Предыдущая публикация
Түрә халкы чемоданлап
Казна акчасын саный.
Бүген алар төпкелдәге
Авыл юлларын "карый".
Фәлән җиргә - бер чемодан,
Төгән җиргә - икене.
Бу төбәккә дүртәү булыр -
Өчәү җитү икеле.
Юлга чемоданнар чыга,
Финишта - ...тик кыңгырау!
"Чемоданнар кая булган?" -
Мотлак туа бу сорау...
Юл төзүче аңлый алмый,
Ах-вах килә, бәйләнеп.
Ә хуҗалар мут елмая -
Алар белә хәйләне!
Кайгыртып бот чапкан була
(Формасын итү инде).
Чемоданнар "кирәк җиргә"
Иреште - тү-тү инде!
Төзибез, дип, тирә-якка
Кыңгырау кага-кага,
Ком сипкәләп, таш типкәләп,
Юлчылар тыз-быз чаба.
Кыңгыравы шәп шалтырый,
Исәп-хисап та шалт-шалт.
Карап торсаң - чокыр-чакыр,
Күрсәткечләрдә - асфальт!
13.06.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев