Бәла килде: теш таралды,
Ярты казнасы бушап.
Тешләр төшкәч, авыз калды
Тишек чүлмәккә охшап.
Тиз генә куйдырмак булып,
Белгечкә барып керсәм,
Бер теш хакы - бер ат хакы! -
Акылдан язды кесәм.
Ә сәбәбе, арттырусыз,
Казыкка куйды сөяп:
Чит илдән керәлми икән
Теш ясый торган сөяк!
Дөнья хәлләре болгавыр,
Дөнья хәлләре тарау.
Теш төшсә дә, мотлак хәзер
Шушы күзлектән карау.
Астан-өстән бар да дошман,
Эчтән-тыштан да дошман.
Әллә акыл язган һуштан,
Әллә берәрсе кушкан.
Илдә бар да мәрткә бара -
Бәла өстендә бәла.
Илдә бәла, ә нәтиҗә
Минем авызга бәрә.
Кеше янына барасың,
Булмый бит гел-гел качып.
Сүз сөйләргә туры килә,
Тешсез авызны ачып.
Иреннәр ярым кысылгач,
Сүзләрең дә гел бакыр.
Алтын фикерләр очыра
Алмыйсың чытыр-чатыр.
Эшләр хана, йөрәк яна -
Бер чара күрү кирәк.
Әйтәм аны, көнгә чыксаң,
Елмаючылар сирәк.
Тату яшәүнең ничек тә
Табасы иде җаен.
Авызда тешләр азая,
Дошманнар арткан саен.
20.06.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2