Предыдущая публикация
Чәчләремнән сыйпап юаттың...
Чәй эчәргә тор инде, балам, дип
Йомшак тавышың белән уяттың...
Уяндым да, сине эзли күзем,
Чәчләремнән эзлим җылыңны...
Синең куллар иркәләгән кебек,
Ирексездән сыйпыйм үземне...
Күзләремнән яшь тәгәрәп төште...
Ә кулымда - синең сурәтең...
Битләремә куям, үбәм, кочам,
Бик сагындым...килә күрәсем...
Әйтә идең, әнкәм, бик елама диеп,
Шул сүзеңне килә ишетәсем...
Кулларымны битләреңә куеп,
Сагындым дип сиңа дәшәсем...
Күз алдымда тора бүгенге төш...
Әнкәм сүзе чыңлый колакта...
Чәй эчәргә тор, балам, коймак пеште...
Ул вакытлар... калды шул... еракта....
РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев