Предыдущая публикация
-Тукта!- диеп, китмә. ашыкма..
Елак хәтер..Вакыт үткән инде..
Көзнең җиле юлда яфрак куа,
Сагыш төсе бәлки артыкка.
-Бәлки?- диеп тама тамчылары,
Көзге яңгырының шыңшыган.
-Ә туктатсам, бәлки китмәс иде?
Җан эчендә кызыл яфрак яна,
Көздәй суык булып тышымнан.
Булмагандыр сөю? Булса әгәр...
Тукта ! Нигә әле алсу йөзләрдә?
Бик әйтәсем килде:- Тукта!!-диеп,
Куелмаган нокта тора җанда,
Өтер бөтерелә көзләрдә..
Ялган горурлыгы.. Яшьлек җүләр!
Төер тотты, сүзләр ташып та.
Көзге яңгыр юа сары яфрак,
Тик эленгән җан авазы көздә:
-Гафу ит -дип,- Тукта ашыкма..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев