Предыдущая публикация
Бар шул инде,төрле парлар бар,
Яратмыйча гына яратканнар,
Яна алмый гына янганнар.
Ялгыз түгелмен-дип юаналар,
Яратмыйча гына сөйгәннәр.
Ул минеке-диеп сөенәләр,
Сөелмичә генә сөйгәннәр.
Беркем белми,алар мәхәббәттә,
Яналармы, әллә көяләр..
Күпләр сөя , яратмыйча гына,
Сөелмичә.... күпләр сөяләр....... С.Мокыйм. 13.11.2018.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев