Предыдущая публикация
Байлык та бар, вакыт та бар.
Бушап калган туган йортның,
Капкасын тик җилләр кагар.
Ап-ак пәрдә җилфердәмәс,
Әни төсе гөлләр кипкән.
Туган йортның җылы нуры,
Әни белән бергә киткән.
Кайта алмадык исән чакта,
Көткәнеңне белеп тордык.
Сиңа ашыгасы иде,
Ә без һаман дөнья кудык.
Тилмереп бер сөйләшергә,
Телефонын алган чакта
"Әни соңрак, вакыт юк" - дип,
Кискен әйтеп салган чакта,
Әрнегәндер йөрәккәе.
Хәзер юкса белер идек,
Гомереңне озынайтырлык
Бар чараны күрер идек.
Соң шул инде, соңга калдык,
Үкенечтән әрни йөрәк.
Сулкылдый җан өзгәләнеп,
Әни кирәк! Әни кирәк!
Кемнәргәдер соң түгелдер,
Ашыгыгыз, өлгерегез!
Кырык эшегезне ташлап,
Әниләргә йөгерегез.
Үтенәмен йөгерегез!
Үтенәмен өлгерегез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев