Гомеркәйләр түгел лә мәңгелек,
Эх, дусларым,ни хәл итәсең?
Дөньяларга елап туасың да,
Беркөн елатыплар китәсең...
Кешегә бит күп тә кирәк түгел,
Чөнки азга гына килгәнбез.
Әмма, килгәнбез дә,онытканбыз,
Мәңге килдек диеп, белгәнбез...
Гомерләрнең кадерен белеп яшик,
Кояш көлсен тормыш күгеңдә.
Дөнья малын күпмеләр җыйсаң да,
Алып китеп булмый “тегендә”.
Гомеркәйләр түгел лә мәңгелек,
Эх, дусларым, ни хәл итәсең. Дөньяларга елап туасың да,
Беркөн җылатыплар китәсең...
Эх, дусларым, ни хәл итәсең?
Автор: Гөлсимә Зиннәтуллина (Халикова)
Борай.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1