Предыдущая публикация
БЕРЕНЧЕ МАЙ якынлашса-
Дулкынланды кхңелләр.
Бөтен дөньяның бәйрәме
Була иде күңелле!
...Чыктык демонстрацияга,
Барлык халык сөенеп,
Плакат, лозунглар күтәреп,
Матур итеп киенеп,
Бердәмлекне күрсәтеп...
ТЫНЫЧЛЫК, ХЕЗМӘТ бәйрәмен
Ихлас үткәрә идек.
Җырлап, биеп, гармун уйнап
Күңел күтәрә идек...
Сагындыра очрашулар,
Дусларча сөйләшүләр.
Урамнарда йөргән чакта
Ягымлы карашулар!
- МАЙ бәйрәмен киләчәктә
Зурлап үткәрү кирәк!
БЕРДӘМЛЕКне нык көчәйтеп,
Дусларга булып терәк!
Күп милләтле халыклар
Тигез, матур яшәсен!
Илкәебез тыныч булсын,
МАЙ ҖИҢҮне китерсен!!!
Фәйләс. 03.07.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев