Предыдущая публикация
Без ачык йөзле, киң күңелле,
Башкортостан баласы.
Эчкерсез, кунакчыл, эшчән
Евроазия сандугачы.
Күп милләтләргә җир биреп,
Ярдәм кулы сузганбыз.
Яши- яши, аралашып,
Якын туганлашканбыз.
Күпләр казанча укыгач,
Татарча яхшы белә.
Башкорт, татар әдәбиятен
Су урынына эчә...
Ихлас күңелле, ярдәмчел,
Бердәм, гади халык без.
Ут күршеләр, туганнарча,
Күп гасырлар яшибез.
Астыртынлык, исәп- хисап
Безгә хас әйбер түгел.
Астан кисү, ут йөретү-
Безгә ят андый фигель.
Дус- туганнар һәрчак түрдә,
Яшибез без гөрләшеп.
Җирдәге бар халык белән
Аралашып, берләшеп!
Тырышып яшәп ятабыз,
Барына шөкер итеп,
Авырлыкларга бирешми,
Алда яхшылык көтеп!
Фәйләс. 07.07.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7