Предыдущая публикация
Бигрәкләр дә матур , чибәрсең!
Сокланалар сиңа карап күпләр,
Син үзең дә аны сизәсең,
Соклансалар, соклансыннар әйдә,
Тик күзләре генә тимәсен!
Күңелкәең изге булгангадыр,
Син үзең дә матур күрәсең.
Ходай сине шулай яратканмы?
Ягымлы син, бигрәк сөйкемле!
Күл буена ак күлмәктән килсәң,
Син күлдәге аккош шикелле!
Юк, аккошлар көнләшмиләр синнән,
Алар да бит ихлас күңелле.
Сокландым да сиңа,мин моңландым,
Нечкәрттең шул минем күңелне...С.Мокыйм.16.06.2021.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1