Ишетеп һәм күреп ятамын....
Ни сөйлиләр икән минем хакта,
Сүзләренә колак саламын.
Жыелганнар мине ,төн сакларга,
Күрше-тирә,дуслар,туганнар,
Бик аз гына таныш булганнар да,
Якыннан да таныш булганнар.
Председатель сөйли-Колхозда-ди,
Анын кебек кеше булмады.,
Нинди генә эшкә кушсак та-ди,
Тынлады ул,карышып тормады.
Укытучым сөйли-Мәктәптә ул,
Бар фәндә дә булды көчле-ди,
Өйгэ эшен күчерткәне өчен,
Куя идек аңа "Өчле"-ди.
Яшьлегемдә сөйгэн ярларым да,
Барысы да икэн килгәннәр,
Башларына кара яулык бәйләп,
Озын кара күлмәк кигәннәр.
Имеш алар,барысы да мине,
Мине генә өзелеп сөйгэннэр,
Торсалар да башка ирләр белән,
Мине сагынып,янып-көйгәннәр.
Интернетта булган дусларым да,
Эйе,алар да бит килгәннәр,
Туганнары кебек якын күреп,
Чәчәкләргэ мине күмгәннәр.
Баш очыма килеп чиратлашып,
Минем шигырьләрне сөйлилэр,
Кайберләре минем шигырьләрне,
Догалыклар кебек көйлилэр.
Мин язганмын имеш интернетта,
Матур-матур гына шигырьлэр,
Үлгәнемә минем беркайчанда,
Ышанмаслар бик куп күнелләр.
Хатыным да мактый елый-елый,
Ышанмыймын улмы,? тугелме?
Мактый мине,елый-елый мактый,
Күпме күз яшьләре тугелде.
Балаларга,туганнарыма да,
Бар яклап та урнәк булганмын.
Чит -ятларга күз дэ салмаганмын,
Анын өчен генә туганмын
Яшьрэк чакта ,эйе эчә идем,
Эчмәгәнмен икән артыгын,..
Рәнжеткәнем булды,яшермимен,
Оныткандыр инде Акыллым.
Бар да мактый мине,миннэн яхшы,
Бу доньяда кеше булмаган
Күпме кеше туып, киткэн жирдән,
Минем кебек кеше тумаган.
Мактауларга рәхмэт әйтим -диеп,
Торып баскан идем сикереп,
Үләселәр килеп китте кабат,...
Мин ятканмын икән төш күреп...С.Мокыйм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3