Предыдущая публикация
Бер сандугач баласы,
Яшь булса да йөрәгендә ,
Бармы әллә ярасы?
Белмәгәндер очкан чакта,
Канатлары таласын,
Күңелләре ялгыз чакта,
Яшьләренең тамасын.
Каршы искән җилләр ачы,
Талгандыр канатларым.
Егылдым да тезләремне,
Мин дә аз канатмадым.
Шул кошчыкны никтер килә,
Учларыма аласы.
Моңсуланып сайрый таңда,
Бер сандугач баласы......С.Мокыйм.28.04.2020.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 61
Сандугач балалары.
Авыр чакта, янда булсын,
Һәркемнең аналары.
Шигырегез, Мокыйм, гадэттэгечэ, монлы, хисле.Чынлап та , укыгач,монсу Сандугач баласын тынлыйсы килеп китте!