Вакытлыча җирдә яшибез
Мизгел генә кыска гомерләрнең
Тик нигәдер кадерен белмибез.
Мәңге яшәрбез дип уйлыйбыз шул
Онытабыз кунак икәнен
Ашыгабыз...Әллә шуңа микән
Сизмибез дз гомер үткәнен.
Болгавыр шул хәзер тормышлар дип
Заманага һаман сылтыйбыз
Үртәләбез...Тормыш авыр дибез
Рәхәтлектән әллә арыйбыз.
Туган белән туган аралашмый
Әти-әни артык картайгач
Яшәүләрнең мәгънәсе бармы соң ул
Фатихасын аларның алмагач.
Тамак өчен күбрәк тырышабыз
Рухи азык кала бер читтә
Күптән инде, күптән сокланмыйбыз
Үләннәргә төшкән саф чыкка.
Мәңге яшәрбез дип уйлыйбыз шул
Ә гомерләр - бары бер мизгел
Онытмасак иде яшәгәндә
Беребез дә мәңгелек түгел!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев