Бер минутка капкалар ачылып
Ике дөнья бергә кушылса.
Әйтер иде мәрхүм булган җаннар,
Әйтер иде җае табылса:
«Каберләрдән чыгу юлы юк ла:
Монысы - безнең соңгы йортыбыз.
Шуны онытмыйча, исән чакта
Матур итеп тормыш корыгыз.
Әҗәлләрдән булмый качып калып
Коткаралмый таныш-белешең.
Монда килгәч кирәк түгел икән
Гомер җыйган алтын-көмешең:
Җәүһәр ташлар эзләп сазлыкларга
Баткан җаннарны да күп күрәм!
Аңа карап тик берсе дә монда
Килми байлыгы белән!
Яшәү-үлем гел янәшә йөри,
Ике ара - сират күпере.
Дөньялыкта искә алмаганмын:
Ай-һай авыр шуны үтүе.
Җир өстендә яшәү-олы бәхет.
Белегез сез дөнья кадерен!
Сездән бары дога өмет итәм,
Онытмагыз минем каберем…»
…Аккан суларны да борып була
Ярларына әгәр кагылсаң.
Мәңге киткән генә кире кайтмый-
Тәкъдирләргә шулай язылган…
Нурисә Мөхәмәтова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев