Йөздәге яктылык һәм йөрәктәге чисталык сәбәпләре
Әй Аллаһның коллары, мин иң әүвәл үземә һәм аннан сезгә дә әмер итәмен Аллаһтан куркыгыз (тәкуаЛлаһ). Соңра белегез, Аллаһы Тәгалә сезгә биргән вакытны, билгеләнеп куелган сулышларыгызны сарыф итүнең иң хәерле юлы – Аллаһның динен өйрәнү, Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен өйрәнү, аны тыңлау, аңлау, истә калдыру, шуннан аны үтәү, аннан тапшыру юлы белән аны кайгырту.
Имам әт-Тирмизи Ибн Мәсгүдтән (Аллаһ аннан һәм аның әтисеннән разый булсын) Аллаһның илчесеннән ﷺ мондый сүзләр тапшыра:
« نَضَّرَ الله امْرَأً سَمِعَ مَقَالَتِي فَوَعَاهَا وَحَفِظَهَا وَبَلَّغَهَا، فَرُبَّ حَامِلِ فِقْهٍ إِلَى مَنْ هُوَ أَفْقَهُ مِنْهُ، ثَلاَثٌ لاَ يُغِلُّ عَلَيْهِنَّ قَلْبُمُسْلِمٍ: إِخْلاَصُ العَمَلِ لله، وَمُنَاصَحَةُ أَئِمَّةِ الْمُسْلِمِينَ، وَلُزُومُ جَمَاعَتِهِمْ، فَإِنَّ الدَّعْوَةَ تُحِيطُ مِنْ وَرَائِهِمْ »
«Минем сүзләремне ишеткән, аларны аңлаган, истә калдырган һәм соңыннан аларны тапшырган кешенең йөзен Аллаһ нурландырсын. Бәлки, гыйлем бирүче аны үзеннән дә гыйлемлерәк кешегә тапшырыр. Өч сыйфат, әгәр алар бар икән, мөэминнең йөрәгендә ачу [нәфрәт, алдау, бозыклык, хыянәт, көнчелек] калдырмыйлар: бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә гамәл кылу, мөселманнарның хакимнәренә карата эчкерсез мөнәсәбәт һәм мөселманнарның бердәм җәмгыятенә тугрылык, чөнки, хаклыкта, аларны чакыру артларыннан чолгап ала».
(Әт-Тирмизи, 2658. Шәех әл-Әльбәни хәдисне дөрес диде. «Сәхих әль-Джәмиг» та, 2309 ны кар.)
Пәйгамбәребез ﷺ бу сүзләрне саубуллашу хаҗы вакытында, Мәсҗидүл Хайфта Минада булганда әйткән. Бу хәдисне күп кенә имамнар китерә һәм ул егерме сәхабә тарафыннан тапшырыла. Кайбер галимнәр бу хәдис мүтәүәтир хәдисләр рәтенә керә дип әйтәләр.
Бу хәдиснең беренче җөмләсе Аллаһның илчесенең ﷺ хәдисләрен өйрәнәчәк, аларның мәгънәләрен аңлаячак, истә калдырачак, яттан өйрәнәчәк, аннан үзе ишеткәнчә һәм исендә калдырганча кешеләргә тапшырачак кеше өчен бөек дога белән башлана. Бу сыйфатларга ия булучы Аллаһы Тәгаләнең догаларын аеруча кабул иткән кешесенең мөбарәк догасына эләгә. Син, һиҗри елның 15 гасырында яшәп, бу догага лаек була аласың. Шуңа күрә бел, истә тот һәм бу хәдисне үтә. Әллә Аллаһы Тәгалә синең йөзеңне балкытуын теләмисеңме?! Әллә синең Пәйгамбәребез ﷺ догасы ирешкән кешеләр арасыннан буласың килмиме?!
Комментарии 25