Предыдущая публикация
Әни кайтса иде тик бер көнгә
Дип әйтәләр күпләр үкенеп,
Аңлый алмыйм шуны, кайтмый алар
Еласаң да хәтта үкереп.
Газиз әниләрнең кадерләрен
Белү кирәк исән чагында.
Көчтән килгән кадәр хөрмәт күрсәт
Булган чакта әле яныңда.
Ашыга күр, соңга калма берүк
Яратам дип Ходай алмасын.
Кулың сузар өчен бик соң булып
Үкенергә сиңа калмасын!
Хәер-фатихасыз яшәп булмый -
Барыбыз бер Ходай каршында.
Җәннәтләр бит газиз кешебезнең
Әниләрнең аяк астында.
Фәнзилә Шәрәфетдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев