Предыдущая публикация
Онытканым да юк, язмышыма рэхмэтлемен анын белэн танышып дуслашуыма, аннан килгэн жылылык, телэктэшлек, изге кунеллелек эле дэ коч ости, яшэу дэртен арттыра.
Туган конегез - искэ алу коне, жаныгыз жэннэттэ булсын, Фридэ апа
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 15
Төшләремдә Тәтешлемдә яшим,
Таңнар аткач тагын Карталы...
Таң әтәчләр бары Тәтешленеке
Ата –бабам җаны, кендек каны
Тәтешледә калганга тартамы?
Ник Тәтешле түгелсең соң син,
Ник язмышым булдың Карталы?
Патша кызларыдай каеннарым,
Ап-ак яулык, күлмәкләр киенеп
Юл буенда мине каршылыйлар
Хуш кайттың апам, дип сөенеп!
Авыл очындагы карт карагай да
Шаулап каршы ала җилләрдә..
Бу зимагурга тагын ниләр җитми?
Саргаясың ди чит –ят илләрдә.
Тәтешлемнең Алтын чишмәләре
Зәм-зэм суларыннан тәмлерәк..
Балан, миләш үскән урманнары
Оҗмах бакчасыннан ямьлерәк.
Машковская(Исламова)Фрида
30.01.2017 Карталы
Ана баласын көткән кебек, беркем дә
көтми...
Башкаларның сабырлыгы җитми..
Ана мәхәббәте көчлесе. Юк чагыштыру өлгесе.
Тик кичерә ана баласын, яшереп йөрәк ярасын..
Килен, кияүләр дә бит кичерми,
Ирләреннән аерылса, кайнәсен исенә төшерми...
Кайнә бит балаларның әбисе, аңлап та бетерми.
Юк, бу доньяда тәрбия җитенкерми ?
Ана укый дога ул- кызына, килен, оныгына кичләрен
Йомшак оекбашлар бәйли оныкларга
Ак йомгаклар сүтеп хисләрен...
Аналар көтә, аналарга бер җылы карашлар да җитә...
Ә бит барлар, барлар, күп оныклар
Әбиләренең пенсия көнен генә көтә...
Әни, яки әби пенсиясен бу айны бүлеп бирәлмәсә,
Бала, оныкларның мәхәббәте үтә..
Я, Ходам бу ни хәл, ниләр безне көтә, ниләр җитми?
Бит фани доньяларны байлык кына хәл итми...
Әнкәйләрдән имгән күкрәк сөтләр,
Исләренә дә төшерми бүген күпләр...
Балаларын аналардай бер кем сөйми, сагынып көтми
Ә шулай да, минемчә, бәндәгә иман байлыгы җитми?
Машковская Фрида 29.01.2017 Карталы
Бик сагынам, Фридэ апа...
мәхәббәтне җырламыйм,
Мәхәббәт мине җырлый..
Минем күкрәк читлегемдә,
Халкым, туган Ватанга сөюем
Язгы ташкындай ургый...
Мәхәббәт, хөрмәт хисләрен
Миннән рөхсәтсез урлый.
Машковская(Исламова)Фридә
28.11.2016 Карталы
югалдың...
Бәреп кердең яшьлек аланыма,
Язгы ташкыннардай ургылып.
Гомеремә җитте шул бәхетем-
Йөрәгемдә калдың нур булып.
Гөлбакчама матур гөлләр чәчеп,
Яшьлек аланыма юл салдың.
Хыял диңгезендә йөзгән чакта-
Томаннарга кереп югалдың.
Гомер үтте,чәчкән гөлләр үсте,
Кара чәчләр күптән агарды.
Безнең мәхәббәтке шаһит булып,
Тик иртәнге томаннар калды.
15.12.2015
Фрида Машковская
Әйе, бигерәк якты, җылы күңелле булды шул Фридә, Фәридә апабыз, мин Фридә апа дип аралаштым! Мин дә аның белән дуслашып, интернет челтәрендә, бәхетле булганмын.
Шигырьләрен укып,аралышып, хәлләребезне сораштырып торган вакытларны, ихлас күңелемнән, исләремә алам, әлбәттә сагынамын... Сагынамын үзен,туган көне шушы, матур яз бәйрәмендә иде. Фридә апаның рухи җаны тынычлардан булсын, догаларым кылган, укыган, әҗер савап булып барсын.. Амин.
Син исәнсең икән, мин белмәдем,
Төшләремә дә бик кермәдең.
Гомерләрең үткән мине сөеп,
Нигә үзең эзләп килмәдең?
Төнге Йок буенда күлдә йөзеп
Төнбоеклар өзеп бирмәдең?
Мин горур да, сукыр да идем,
Синең күзләреңне күрмәдем.
Бер ялгызым гына донья көттем
Гыйшык-мыйшык эзләп йөрмәдем.
Машковская Фрида
2017 ел 24.01.Карталы
Ак бәхетләр теләмәскә булдым,
Ак бәхетләр бик тиз карая…
Байлыклар да артыгын теләмим,
Бай кешенең күңеле тарая.
Зур уңышлар кемгә теләмимен -
Уңышлардан башлар әйләнә...
Уңышларны җыеп алган кеше
Уңышсызларга тиз бәйләнә...
Тормыш бит ул Җирнең тәгәрмәче,
Урысларча әйтсәң “куласа”.
Бүген сиңа алды белән тәгәри,
Иртәннәргә башкача баса.
Сәламәтлек телим мин халкыма,
Исәнлектә озын гомерләр!
Зиһен, акыл бирсен түрәләргә,
Иман байлык, чиста күңелләр!
Бул сәламәт халкым, бул сәламәт-
Таңнарыңны җырлап каршыла!
Бала, оныкларың, зур хөрмәтләп
Йөгерсеннәр синең каршыңа!
Машковская Фрида
25.01.2017 Карталы