Предыдущая публикация
Җилләр, җилләр- сез җитез,
Биек тауны үтәсез!
Болытларга җитәсез!
Өереп күпертәсез!
Я куып таратасыз!.
Мин дә бик җитез идем,
Җиңел идем, җил идем.
Йөри идем йөгереп,
Фарештә кызы булып,
Бар эшкә дә өлгереп.
Вакыт үтте- җил булып,
Өермәсен өереп,
Тузаннарны күтәреп,
Дала буйлап әйләнеп,
Төште җиргә коелып.
Үткән вакыт, инде үтте,
Бизәк булып җиргә ятты.
Тәмле җимешен биреп,
Яфрагын көздә коеп
Утырган агач кебек.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2017 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев