Предыдущая публикация
Җир шары әйләнә
Көн-төнгә бәйләнә.
Сәгатьләр йөгерә
Ашыга, ашыга.
Мәрҗәнгә тезелеп
Калдырып эзләрен,
Фасыллар туалар
Яңартып төсләрен,
Еллар да үтәләр,
Су булып түгелеп.
Гасырдан, гасырга,
Югалып, яңарып.
Рәхмәтле Ходаем-
Син биргән гомергә!
Бу якты дөньяда-
Яшәгән һәр көнгә!
Лилия Ф. Гиматдинова.-Хисамова
Оренбург шәһәре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2