Предыдущая публикация
Нурлы кояш кайда син?
Эзлим, көндә, сине мин.
Күк йөзе кара болыт,
Өелгән, кат-кат булып.
Яз килгән иде җырлап,
Үтеп китте, ул, елап.
Күздән яше түгелде,
Яңгыр булып коелды.
Кояшны болыт урлап
Куйган каурыйга урап.
Үзе, көндә күперә
Җил-давылны күтәрә.
Салкын җилен йөгертеп,
Ялт-йолт яшен уйнатып,
Дөбер-шатыр күкрәде
Яңгырын коеп яуды.
Алда эссе җәй, тора.
Пары кызу, яндыра.
Агарды кара болыт,
Качып китте, юк булып.
Үләнгә чыклар кунды,
Чыкларда нурлар янды,
Җәйге кояш нурлана,
Эссе җәйгә куана.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2017 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев