Предыдущая публикация
Томан аша зәңгәр күктән.
Салмак кына бер моң агыла.
Үтеп кереп йөрәк түрләренә.
Күңел кылларына кагыла.
Сагыш сагынуларга урый-урый.
Биләп алды минем күңелне.
Мөлдерәмә тулы хис-назларым.
Җырлар булып тагын түгелде.
Елата да,юата да бу моң.
Үзәкләрне өзеп әрнетә.
Сөюләре,күз яшьләре белән.
Кар-бозларны хәттә эретә.
Гомер үзе бер моңлы көй.
Ә сүзләрен үзебез язабыз.
Уйламыйча хаталарны ясап.
Кабат-кабат аны сызабыз.
Томан аша зәңгәр күктән.
Назлап кына ага моңнары.
Күңелемнең йозакларын ачтым
Китмә моңым,тагын кун әле.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7