Предыдущая публикация
Кызарып пешкән җиләкләрне,
Җыйдым чиләк тулганчы.
Чиләкләрем тулганчы да,
Күңелләрем булганчы.
Тәлгәш -тәлгәш җиләкләрнең
Бигерәк тәмле исләре.
Җиләк өлгергән чакларның,
Ямьле була кичләре.
Хуш исле җиләк өстенә,
Көмештәй төшә чыклар.
Пешкән җиләккә ошаган.
Сагынып сөйләр чаклар.
Җиләкләрне сайлап өзәм.
Алардан каклар коям.
Гүзәл туган якта гына.
Үземне бәхетле тоям.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5