Предыдущая публикация
Кеше хәлен кеше белми.
Үз башына төшмәсә.
Күз яшьләре түгелеп,
Үзәккәен өзмәсә.
Акның аклыгы күренмәс,
Карага буялмасаң.
Төнге йокыларны бүлеп,
Сискәнеп уянмасаң.
Татлының тәмен сизмәссең.
Әчене татымасаң.
Егылганга кул сузмассың.
Үзең дә абынмасаң.
Үз йөгенең авырлыгын.
Тартучы гына белә.
Үзеңә нәрсә телисең.
Кешегә шуны телә.
Кешегә начарлык теләп,
Бәхетле булып булмас.
Чын дуслыкның арасына.
Бер кайчан тузан кунмас.
Кеше хәлен кеше белми.
Үз башына төшмәсә.
Сагышларның сарылыгы
Йөзләренә күчмәсә.
(с)СанияГарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8