Алтынга төренеп килгән көзнең 18 сентябрендә,безгә бик тә кадерле булган балабыз,сөекле улыбыз Тимур Марат улы Аббясов үзенең юбилейлы Туган көнен билгеләп үтә. Ходайның, бу уртак бәйрәмендә, без Тимур улыбызга барыннан да элек исәнлек-саулык,кочакка сыймаслык бәхет, иксез-чиксез куанычлар,озын һәм ялкынлы гомер телибез.Киләчктә дә шундый сөйкемле бала,ир-егет булып кал,Ил лачыны бул!
Төпчек бала булгангадыр Син бит сөйкемле бала. Сөйкемле булган балага Шатлананып туймый ана.
Атаның да горурлыгы Күңелдән чыгып ташкан. Ата-ана,бала-чага Ясалмыйлар бит таштан!
Шуңадыр да Туган көнең Көздәге җылы җәйдә. Ул көннәрне сиңа улым, Ходай бирдеме әллә?!
Айлар уза,еллар уза Ә Туган көн бергенә! Ел саен кабатланса да Бер шатлык булып килә.
Ходай сиңа бәхет бирсен, Саулыктан аермасын! Ата-ана картайса да Мәңге сөяр баласын!
Кабат изге теләкләр белән әниең Нурия,әтиең Марат Аббәсовлар.Котлауларга абыйларың Айрат,Илгиз гаиләләре белән кушылалар.
Иске Кулаткы,Норильск,Казан.18 Сентябрь 2023 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев