Мәххәббәт ул көчле нәрсә!Формуласы да аның әллә ни катлаулы түгел: бер берсенә кушылган ике йөрәктән мәхәббәт туа.Раиль да үзенең парын Денис(нинди матур исем) авылыннан эзләп табып, килен итеп алып кайтты.Мәхәббәттән гаилә туды,Сөнчәләевлар гаиләсе гөрләп яши башлады!Берсеннән берсе матур ике кыз бала тугач,болайда елмаеп торган өй тагында ямьләнде.Кайнанана кеше мондый бәхеткә шатланып туя алмады- Сөнчәләевлар өенә нур керде!
Гөлия уңган килен, сөйкемле хатын,балаларына кадерле ана,кайнанасына һәм туганнарына киң күңелле,әбинең беренче оныгы-Илнурга апа,сердәшче була белде.Тирә-күршеләре дә, эшендә дә , изгелекләре,эчкерсез ярдәме өчен,аны чын күңелдән хөрмәт итәләр.
Бүген туган көнендә Гөлиягә котлаулар артыннан котлаулар ява,матур теләкләр генә ишетелер тора.
Без дә,туганнан туган туганыбыз Раильның тормыш иптәше Гөлияне, алтын көзгә төренеп килгән туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Ходай саулыктан аермасын,өегез бүгенгедәй гел балкып торсын!
Сүздә юк!
Ләкин иң матур сүзләрне
Җыеп бәллүр мәрҗәнгә,
Бүген бүләк итәбез без
Төреп энҗе җәймәгә.
Гөлиянең туган көне-
Гөлләр ата бакчада,
Ходайдан биргән язмыштыр,
Сатылмый ул акчага!
Туган кеше туа икән
Бәхете- үзе белән
Гөлия дә бик бәхетле,
Ул шулаен мин беләм.
Ире Раиль чын ир –егет,
Бер килмәгән төше юк.
Хатынына карап уңган
Булдырмаган эше юк!.
Мәхәббәтле өйдә генә
Бәхетле бала туа,
Берсеннән берсе матурлар
Сөйкемле кызлар була.
Әниләре бу бәхеткә
Шатланып туя алмый.
Зур бәйрәмнәр,рәхмәт сүзләр
Файләдән читтә калмый.
Шулай булсын иде мәңге-
Өй учагы сүнмәсен!
Бу гаилә бер кайчанда
Кайгы- хәсрәт күрмәсен!
Тагын бер тапкыр котлаулар белән Нурия һәм Марат Аббәсовлар гаиләсе.Иске Кулаткы, Казан Норльск.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев