Предыдущая публикация
1.Аллы гөлле акланнарда
Күбәләктәй уйныйсың,
Бер сыйпыйсың чәчкәләрне,
Бер кабасың җиләкләрне,
Шунда кемне уйлыйсың?
Кушымта: Җәй, җәй, кояшлы ямьле җәй,
Җәйнең җиләкле мәле,
Күңелләрең кемне көтә
Серләр тулы йөрәгеңне
Ачып бир миңә яле.
2.Җиләк тәлгәшләре өзеп
Тоттырдым кулларыңа,
Иреннәрең җиләк тәме,
Күзләреңдә җәйнең яме
Ни икән уйларыңда?
3. Истә калсын җиләкле җәй
Серләребезне ачыйк.
Минем сине сөйгәнемә,
Синең мине яратканга
Ямьле җәй булсын шаhит.
Флюр Абдракипов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев