Туган ягым, газиз җирем
Тарта шул тарта инде.
Туган авылны күрергә
Ашкынып кайтам инде.
Бәбкә үләнле сукмактан
Чишмәләргә барырмын,
Сагыну тулы сагышларны
Агымсуга салырмын.
Чәрмәсәннең яшел ярын
Җырлый, җырлый буйлармын.
Атлар көткән яр башында
Учак ягып кунармын.
Күрермен төнлә атларның,
Йолдызлы су эчкәнен,
Тулган айның Чәрмәсәнгә
Коенырга төшкәнен.
Аттырырмын җәйге таңны
Хисләремә бирелеп.
Күңелдә яңа җыр туар
Моңнарыма төрелеп.
Беренче кояш нурлары
Җаннарымны эретер.
Бәллүрдәй чиста hавасы
Тәнгә сихәт керетер.
Туган якларны сагынып
Читтә бик күп торылган.
Бер дә китмәскә иде дә,
Дөнья шулай корылган.
Туган ягым еракларда
Сине искә алырмын.
Синнән туймас күңел белән
Мәңге синдә калырмын.
Флюр Абдракипов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев