Предыдущая публикация
Мендәр-юрганга биләнгән
Җир өстендәге туфрак.
Салкынча, юеш түшәк ‒
Агачтан өзелгән яфрак.
Кичә кергән кияүдәй
Җил аңа бирми тынгы.
Оялып читтән күзәтәм,
Чыгармыйм дип тынны.
Яфрак мескен нишләсен,
Чәбәләнә Җил көенә.
Ачуы болыттай булып,
Көнчел Яңгыр көенә.
Туктаусыз яшен түгә
Түшәк- яфраклар өенә.
Тозлы яшь тәмен тоеп,
Яфрак асты Җир сөенә.
Республикамда көз йөри,
Серле могъҗиза чәчеп.
Мизгелнең үз матурлыгы.
Сокланам аңа яратып.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев