Предыдущая публикация
Синең кебек бала да
Илнең сакчысы була.
Күңел түре Ватанына
Сөю хисе белән тула.
Батыр булып тумыйлар,
Моңа тырышлык кирәк.
Көч, акыл, мөстәкыйльлек
Үстерә ала һәр зирәк.
Кем әти-әнисен, дусын,
Гаиләсен, мәктәбен зурлый.
Ул ‒ Туган ил патриоты,
Ватанын саклый, матурлый.
Ил сакчысы кадерләр
Һәрбер тыныч ал таңын.
Беркайчанда ташламас
Илен ‒ яраткан Ватанын.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
03.09.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев