Предыдущая публикация
Мәхәббәт ләззәтле хис
Газаплый иртә-кич.
Тик хикмәт нидәдер
Газаплар биздерми һич.
Яратып яратылмау –
Күтәрмәстәй дә авыр.
Шундый тойгы кичерәсең,
Өзгәләнә эч-бавыр.
Ялкыны сүнми, бирешми
Океан суларына.
Мәхәббәт утсыз яндыра
Һава җитми суларыңа.
Мәхәббәттән күз камаша
Тик юк аның төсе,
Ул үтә күренмәле.
Юк аның бернинди исе.
Мәхәббәт шундый зурлыкта
Дөньяга сыймый күләме.
Эченә кереп чумсаң ,
Хәлләр тора үлмәле.
Мәхәббәт сәер халәт,
Юк аерым формуласы.
Мәсьәлә чишелешедәй
Булып куя буласы.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев