Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре: 💕💕💕🍃💕💕💕🍃💕💕💕🍃
1. Аллах ташламаса-бүре ашамас.
2.Аптыраган үрдэк арты белән күлгэ чума.
3.Эт өреп торыр, бүре йөреп торыр.
4.Эт-эткә, эт-койрыкка.
5.Эт симерсә, иясен тешли.
6.Эт эченә сары май килешми.
7.Этнең койрыгын кем кисә, шул - яхшы.
8.Уйламыйча сөйләсәң, чирләмичә үләрсең.
9.Ана куңеле балада, бала күңеле далада.
10.Агыйделнең аръягында бер энәгә бер дөя.
11.Ачның ачуы яман.
12.Ачтан казан астырма, туктан камыр бастырма.
13.Арба ватылса-утын, үгез үлсә-ит.
14.Ашаган атта өмет бар.
15.Ашап туймаганны ялап кына туймассың.
16.Ашаган табагына төкергән.
17.Мин тук дия-дия алтмыш белен ашаган.
18.Ашыккан ашка пешкән.
19.Кечкенә дә төш кенә.
20.Атлар кешнәшеп,кешеләр сөйләшеп таныша.
21.Ат аунаган җирдә йоны кала.
22.Атка ышанма,Иделгә таянма.
23.Иргә ышанма, Иделгә таянма.
24.Агачның асылына асылын.
25.Аттан ала да туа, кола да туа.
26.Кайгы агач башыннан йөрми,адәм башыннан йөри.
27.Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми.
28.Әйткән сүз-аткан ук.
29.Үзеңнеке-үзәктә,кешенеке-кештәктә.
30.Бер авызың пешсә, суыкны да өреп кабасың.
31.Үзе егылган еламас.
32.Үксез бозау асрасаң, авызың,борының май булыр, үксез бала асрасаң, авызың,борының кан булыр.
33.Авыл-авыз, урман-колак, басу-күз.
34.Үлгән сыер сөтле була.
35.Авыртмас башка тимер тарак.
36.Өеп куйсан-куп, тараткач-аз.
37.Уеннан уймак чыгар.
39.Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә,бит пешә.
40.Телен кисеп эткә бирсәң, эт ашамас.
41.Тыштан ялтырый, эчтән калтырый.
42.Ир-баш, хатын-муен.
43.Ирсез хатын - йөгәнсез ат.
44. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган, һич уңмас.
45.Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.
46.Иртәгесе көн өчен ишәк кайгырган.
47.Исереккә диңгез тубыктан.
48.Иске яңаны саклый.
49.Ике көймәнең койрыгын тота алмассың.
50.Ике бозауга кибәк аера белмәс.
51.Илчегә үлем юк.
52.Сукмак булса да-юл, аксак булса да-кыз.
53.Аю да аппагым, керпе дә йомшагым ди.
54.Ашау байдан, әҗәл-ходайдан.
55.Бер ярмадан ботка пешмэс.
56.Бер атка ике камыт кидермиләр.
57.Бер пычрак сыер бөтен көтүне пычрата.
58.Төкермә коега-суын эчәрсең.
59.Энә дә бүләк, дөя дә бүләк.
60.Ач хәлен тук белмәс.
61.Ни чәчсәң, шуны урырсың.
62.Кара каргага бирәсен булганчы, ала каргадан аласың булсын.
63.Беләге юан берне егар,белеме булган меңне егар.
64.Белмәгәннең беләге авыртмый.
65.Бер киселгән икмәк кире ябышмас.
66.Туймас карын, тәмугка кертер.
67.Тауга карап тау булмассың.
68.Күкәй тавыкны өйрәтми.
69.Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
70.Каракның бүреге яна.
71.Тимерне кызуында сук.
72.Туры әйткән туганына ярамаган.
73.Халык әйтсә, хак әйтә.
74.Җете кызыл тиз уңа.
75.Ерактагы кояш җылырак.
76.Җырның ертыгы юк.
77.Тырышып еласа,сукыр күздән яшь чыгар.
78.Үрдәк алсаң каз бирерсең.
79.Ахмакны чәчеп үстермиләр.
80.Акыллы атын, тиле хатынын мактар.
81.Хәерченең акчасын яман тауар бетерә.
82.Хатынга ышанма, бозга таянма.
83. Булдырган да хатын, бөлдергән дә хатын.
84.Инеш баштан болгана.
85. Сабанда сайрашмасан, ындырда ыңгырашырсың.
86.Сукыр тавыкка бары да- бодай.
87.Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый.
88.Сыйлаганда су эч.
89.Яхшы суз - җан азыгы, яман сүз-баш казыгы.
90.Адәм баласы хатадан хали түгел.
91.Карга карганың күзен чокымый.
92.Ак эт бәласе-кара эткә.
93.Көченә бакма,йөрәгенә бак.
94.Без капчыкта ятмый.
95.Кунак-хуҗаның ишәге.
96.Күрше тавыгы күркә булып күренә.
97.Хәерче баеса, чабатасын түргә элә.
98.Хәерче баеса, көндез чыра яндыра.
99.Илдә тычкан үлми.
100.Киңәшле эш таркалмас.
101.Май чүлмәге тышыннан билгеле.
102.Оста барда кулың тый, мулла барда телең тый.💕💕
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев