СМС ТАНЫШУ
-Миңа син кирәк икәнен яңа аңладым. Ятам,йоклый алмый көтеп синең килгәнең. Син бит белмисең дә минем сине яратканны. Белсәң,ни,ничек тә мине юатыр идең, "яратам"- дип әйтмәсәң дә бераз янымда иптәш, я дус булып булса да утырыр идең. Юк шул, килмисең. Әллә инде бөтенләй хис юк, әллә инде башканы яратасың. Син минем көткәнне белсәң, килер идең. Ә мин үзем дә белмим,кемне көткәнемне. Ачуланма, мин бу хатны ни өчен язганны, бәлкем кем дә булса аңлар мәхәббәт көтеп янганны. Син уйлама мин сәер дип, юк мин үз акылымда. Бары тик башкалар кебек минем дә мәхәббәтле тормышта яшисе килә. Мин бу хатны, минем сүзләремә ихтибар итүчегә язам һәм телефон аша СМС итеп группага җибәрәм. Бәлки ул син булырсың, мин җавап көтәм синнән -дип хатын тәмамлады Ләйсән. Бу хатны кемнәр генә күреп укымагандыр, әлегә бер җавап та юк.
Көннәрдән беркөнне Ләйсән телефонына СМС килде.
-Сезнең бу серле, йомшак сүзләрегез чынлап торып язылганмы? Мин дә үземә мәхәббәттә хыял канатымны эзлим,, бәлкем ул синдер -дип Рушан үз исемен язып куйган.
Ләйсән үзенең карт кыз булып калуын теләмәде, аның бу телефонга җибәрелгән СМС хаты чын ниять белән язылган иде.Ул аны моны уйлап тормады:
-Башланган эш беткән эш булырга тиеш- дип Рушанның СМС на җавап язды:
Мин бүген кичке алты да "Мәрьям" кафесында кергәч тә сул якта беренче өстәлдә утырачакмын, очрашу кирәк дип тапсагыз килә аласыз-дип Ләйсән үз исеме белән СМС ны җибәрде. Кинәт мин дөрес эшләдемме икән дип уйлап куйды.
Тик уеннан кире кайтмады. Вакыт барысына да үзе бәя бирә,көтәсе генә кала.
Ләйсән төс кыяфәтен бераз карап Мәрьям кафесына килде.Матур гына күңелгә ятышлы көй уйнап тора, берничә өстәл артында кешеләр дә күңел ачалар. Озак көттермичә кафега чәчәк бәйләме тоткан бер ир-ат килеп керде.
-Сез Ләйсән буласызмы ?
-Әйе.
-Мин Рушан булам, алыгыз бу чәчкәләр сезгә.Утырырга ярыймы-дип өстәл артына утырды. Ул кич күңелле үткән шикелле тоелды Ләйсәнгә.Шаярдылар , көлештеләр, хәттә биергә дә чыктылар. Шушы көннән башланган очрашулар ике ай дәвам итте. Ләйсән Рушанны ошатты булса кирәк, тизерәк әти-әниләре белән таныштырасы килде. Рушанның да нияте Ләйсән уйлаганча иде, ул да тизрәк әти-әниләренә Ләйсәнне алып кайьып күрсәтәсе килде. Өлкәнәеп барган балаларына әти-әниләре каршы килмәде, киресенчә хуплап алдылар. СМС аша уйнап башланган мәхәббәт уены чын гаиләгә әверелде.Мәхәббәтне уятыр өчен беркайчан да соң түгел икән, бераз гына кымшатып җибәрү кирәк.Бер СМС хәбәр бөтен тормышны үзгәртте дә куйды. Ләйсән белән Рушанның бүген инде өченче балалары туарга тора.Беренче,икенче бәбиләрен тапкач аларның сөенечләрен күрсәгез, ә инде өченчеләренә Ләйсән авырга узгач бу тормышны тулы бәхет дип аңлатты. Язмыштан узмыш юк, бәхет капкасы кайчан ачыласын беркем дә белми, үзеңә үзең киртә куймаска кирәк икән дип уйлап куйды. Рушанда очраштырган телефондагы СМС ка рәхмәтле. Бугенге көнебез бәхетле, алдагысы да бәхетле булса иде дип, шөкер кылып яшиләр..
Ялгыз калмагыз,төрле ышанычлы адымнар ясагыз, һәркем үз бәхете өчен көрәшергә тиеш. Ә тормыш көрәшкәнне ярата. "Тимерне кызуында сук "-дигән мәкальне онытмагыз! Бәхет юлда ята, кемдер тотып ала, кемдер күрми узып китә.
Фәнил Ахунҗан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2