Олы юлның тузаны (Ахыры)
Камәрия тигезлеген югалтып егылды, башы белән табут почмагына бәрелде һәм аңын җуйды...
XI
Елга, дөресрәге, аның ачык төбе өстендәге һава бөркү иде Эңгер-меңгер иңә башлады. Мондый һавада Камәриянең кан басымы күтәрелә, башы чатнап авырта башлый. Ләм, су үсемлекләре исе борынны ярып керә. Баш өстендә озынборыннар безелди, черки көтүе бөтерелә. Ыгы-зыгы килеп һәм канатларын кыштырдатып, аларны энә караклары аулый. Зәңгәр ситсы күлмәген киеп, Камәрия җылы һәм коры җирдә утыра, елга төбендәге сулы чокырларның шәфәкъ кан төсенә манчылган чагылышларын күзәтә иде. Һәркайда буш моңсулык, билгесезлек, шом хөкем сөрә. Бер кара кырмысканың яшел чебен үләксәсен җирдәге тишеккә сөйрәп кертергә азаплануын Камәрия җентекләп карап торды. Чебен тишеккә сыймады. Ә кырмыска аны әйләндерә-әйләндерә сөйри, тарта, йолка бирде. Гүя аның көчәнүен чыдата алмыйча, уч төбе кадәрле җир убылып китте. Кырмыска белән чебен, алар артыннан бер чеметем үлән күздән югалды.
Тынлыкта ниндидер казыну, чокчыну, кыштырдау авазы ишетелде. Камәрия, йомран, ахрысы, — дип уйлады. Аның алдындагы яшь әрем дә калтырып куйды, әкрен генә иңә башлаган туфракка ияреп, җир астына убылды. Камәрияне борчылу биләп алды. Тишек авызыннан бәреп чыккан чит-ят ис куркытты аны. Бу ис аның борынына, күкрәгенә тулды, тынын кысты, сулышын буды. Кыз тезенә калыкты, сузылып түбән карады, һәм, ни кычкырырга, ни торып йөгерергә белмичә, шул килеш тораташтай катып калды, астан кеше тавышы ишетелә! Ул бу сәгатьне көтеп алды, тавышларның кемнеке икәнен аңлады. Шуңа күрә тәнен һәм аңын биләп торган киеренкелек бушанды, күңеле түземсезлек хисе белән тулды, йөзендәге кырыс җыерчыклар таралды, күзенә елмаю чаткысы кунды. Тагын бер кисәк җирнең убыла башлавын күреп, Камәрия мүкәләп артка чигенергә кузгалган гына иде, аның битенә тия язып, тишектән нидер атылып чыкты да, нечкә резинга элеп куелган шикелле, өскә-аска тирбәлеп тора башлады. Кош, дип уйлады ул, аның нинди кош икәнлеген ачыкларга тырышып. Ә таныгач, шатланып;
— Сандугач! — дип пышылдады. «Менә син кайда икәнсең, бәгырькәем! — дип уйлады кыз. — Алар белән бергә томаланып калгансың. Ә сине парың ничек моңаеп көтте! Кош тыпырчынды, сызгырынды, тишеккә таба талпынды, тагын югары омтылды. Шул мәлдә аның янәшәсендә тагын бер кош пәйда булды. Анысы да тынычсызланып ыгы-зыгылана, сызгыра, югарыга атыла да түбән томырыла башлады. Ниндидер курку тойгысы аларны читкә куды, ләкин алар шундук түбәнәйделәр, шул мәлдә бер чите зур булып эчкә убылган чокырның авызына ук кереп киттеләр. Камәрия дә шунда үрелде һәм җир астыннан күтәрелгән кош оясын күрде. Ояда сыек көрән-яшькелт төстәге йомыркалар ята, ә кошлар, аларны хәвефтән сакларга теләгәндәй, ояга куна язып җилпенделәр. Ояның кеше учында күтәрелүен күргәч, Камәрия тын гына елмаеп куйды. Ә шулай да кыз алдындагы күренеш җанны өшетерлек куркыныч та иде. Аның Әни! — дип кычкырасы килде, ләкин ул авызын учы белән капларга өлгерде. Ул йөрәгенең ярсып тибүен, кагуын гына тойды. Әнә, теге чакта, шушы зиратта күккә ашкан шартлау вакытындагыга охшап, аның күз алдында канлы бармаклар, пычрак беләк, аңа текәлгән кара күзләр, кара сөремгә, туфракка баткан чырай, сүзсез кыймылдаган ирен, ап-ак тешләр хәрәкәтләнде — боларның һәркайсы куркыныч төшне хәтерләтә иде. «Delirium» (Саташу латинча), — дип уйлады Камәрия. Ул бу сүзнең әллә кайчан — техникумда укыган чаклардан бирле онытылганнан соң исенә төшүенә гаҗәпсенде. Шул чакта саңгырау дөнья аңа үз исеме белән эндәште.
— Камәрия!
Теткәләнгән дөньяның меңнәрчә кисәге бер-берсенә ялгана башлады. Тишектән, кулына кош оясы тотып, ул байтактан бирле көткән кешесе аның каршысына чыгып басты;
— Солтан! — диде кыз пышылдап һәм күз яшьләрен керфекләре белән кагып.
— Камәрия.
Үләннәргә ябыша-ябыша, туфракны тырный-тырный чокырдан тагын берәү үрмәләп чыкты да ухылдап җиргә сузылып ятты, гүя ки ул азатлык белән, яңадан туу минуты белән ләззәтләнә иде.
— Нишлисең син монда, Камәрия? — дип сорады Солтан.
Кыз, үзенең биредә ник утыруын аңлаткан шикелле, күкрәгенә кочкан бер бөтен ипине ачып күрсәтте:
— Бер нишләмим. Сине көтәм, Солтан, — диде ул.— Сезне..
— Күптәннәнме? — дип сорады Солтан, Камәриянең үзләрен кабергә күмелеп калган мәлдән күзәтүен күз алдына китерергә тырышып. Аңа оят иде.— Күптәннән көтәсеңме? — дип кабатлады ул.
— Мең ел бардыр инде,— диде Камәрия һәм, күз карашы белән чокырга ишарәләп:
— Нишләдегез анда? — дип сорады.
Җавап эзләп, Солтан иңбашын җыерып куйды, кулын селеккәләде һәм, кош оясына ымлап:
— Менә сандугач оясын алып чыктык,— диде Степан, яткан җиреннән авыр кузгалып, аягына калыкты да, Солтаннан кош оясын алып, зелпе куагы төбенә куйды.
Камәрия, кызыл чәчәк төшерелгән бидонга ишарәләп:
— Мин сезгә сөт тә апкилдем. Эчегез,— диде.
Солтан ташка куелган савыт алдына тезләнде һәм йотлыгып эчә башлады. Сөт аның төк баскан иягеннән ачык күкрәгенә, үләннәргә, җиргә акты. Тыны бетеп, эчүдән туктагач, бидонны каршысына тезләнгән Степанга сузды. Тегесе дә туймастай комсызланып эчәргә кереште:
— Ипиең дә безгәме? — дип сорады Солтан.
— Сезгә. Мәгез, мә Камәрия, ике кисәк ипи сындырып, аларга тоттырды.
— Безнең монда икәнне кайдан белдең? — дип сорады Солтан.
— Карап тордым.
— Бөтенесенме?
— Бөтенесен.
— Тегене дә күрдеңме?
Нәрсә турында соравын аңлап, Камәрия баш какты.
— Сез агызып җибәргәч, аны мин сөйрәп китердем бит,— диде ул.
— Ә ник без сине күрмәдек соң? Эзләдек сине,— диде Степан.— Кайда идең?
— Ватык кыңгырау артына постым.
— Томаланып калганыбызны белгәнсең, ә коткарырга кеше чакырмагансың, — диде Степан үпкәләп.
Камәрия җавап кайтармады.
— Шул кирәк безгә, — диде Солтан.— Кабер кортлары кемгә хаҗәт?
Степан җиргә тезләнгән җиреннән авыл ягына каерылып карады.
— Исән чакта мин кирәк идем! Бакчаларын сөрергә, өйләрен бурашырга, каберләрен казышырга. Онытканнар. Тереләй күмгәннәр, — дип кычкырды ул.
— Хәзер безне тереләй күмсәләр дә таман, Степан Бу чүп кенә. Ә менә үлгәч казып чыгарсалар нишләрсең? — диде Солтан һәм үз соравыннан үзе куркып китте.
Алар үз-үзләрен казып чыгардылар. Ә алар бу кабердә күмелеп калганчы кем иделәр дә, менә хәзер — чыккач кем?
— Сезгә юынырга кирәк, егетләр,— диде Камәрия. Алар моңа кадәр һаман Камәриягә каршы гына басып торалар, артка — балык тотканнан соң көймәдә килеп туктаган ярга әйләнеп карарга базмаганнар иде әле. Хәзер елга тарафына борылдылар һәм дымык пәрдәгә төренгән җирнең тын гына, әмма яшәү билгесе белгертмичә ятуын күрделәр. Аның үле кочагында тирән һәм пычрак җәрәхәт ярылып ята иде. Шунда гына тонык гүләүгә илтифат иттеләр. Гүя җир ыңгыраша һәм сызлана иде. Аеруча тирән ярыннан чак кына күренеп торган инешнең элеккеге елга агышы юнәлешенә капма-каршы якка агып ятуы сәерсендерде, тетрәндерде, хәтта куркытты да.
— Боже, ни бу!? — дип сорады Степан.
— Елга су астына китте,— диде Камәрия тыныч булырга тырышып. — Чөнки умарталык подвалына галәмәт зур бер балык кереп калган. Ә кешеләр аны тураклап ташлады. Чаныш бабай белән Кадрәк бабай аны суга җибәрергә теләгән иде. Аларны беркем тыңламады. Шуның өчен Чаныш бабай, — дип Камәрия бүленеп калды, калганын әйтеп бетермәде.— Кадрәк бабай авылга кайтып китте. — Ул зәңгәр яулыгын салып, егетләргә сузды:
—Сөртенегез. Тау битләрен, үрләр һәм үзәннәрне кыр, авыл исе белән назлап кына җил исеп куйды. Зират урнашкан үргә кичке шәфәкъ нурлары сузылып яткан, ә түбәндәрәк шәмәхә күләгәләр җиргә хуҗа булган иде инде. Менә тау кашы артына кояш та батты. Аның соңгы нурлары күк гөмбәзендәге сирәк болытларга күчте. Елга үзәненә энгер-меңгер төште. Ләм баскан түмгәкләр, чокырлардагы сулар кургашындай ялтырый иде әле. Елга төбенә акчарлаклар көтүе төшеп кунган, алар әледән-әле кычкырып куйгалады.
— Рәхмәт,— диде Солтан Камәриягә яулыгын сузып. Аның канәфер исләре аңкып торган бу яулыкны керле-тузанлы битен сөртеп буйыйсы килмәде. — Инештә юынырбыз. Әйдә, Степан. Степан сүзсез генә ризалашты. Күкрәгендәге тәреләрне зыңгылдатып, күлмәген салды да җирдәге штормовкасына куйды.
— Син кайта тор,— диде Солтан кызга,— без сине куып җитәрбез. Олы юлга чык, яме?
Яр читеннән аска сикереп төштеләр. Степан лом белән бауны югарыга ыргытты.
— Әле көймәне дә карыйсы бар,— диде ул.
— Инеш саеккан ич инде. Нинди көймә? Атка салып кайтарырбыз әле.
Алар инешкә карап киттеләр. Авыр итекләрен сөйрәп, алдан Степан бара. Аңа Солтан ияргән. Армаган-талчыкмаган да диярсең: адымнары тигез, җиңел. Ул як-якка каранды, борылып, Камәриягә кул изәде янәсе, бар инде, кайта тор. Камәрия, егетләрне олы юлда көтәргә булып, яулыгын кысып бәйләде, чәчен кыстырды. Бер сандугачның тыйнак кына сайрый башлавын ишетеп, аяк очларында гына куакка якынайды, ләкин кошның сагаеп тынуын абайлап, кире чигенде. Җирдә тәртипсез яткан киемнәрне агач тамырына элеп куйды. Бармаклары Степан күлмәгендәге тәреләргә орынды. Авызын каплап, бераз уйлап торгач, ул аларны берәм-берәм ычкындырып алды. Әллә киеренкелектән, әллә җаны тынычсызланудан аягы калтырарга кереште. Шуннан соң ул күлмәкләрне тагын җайлап куйды, әмма Солтанның күкрәк кесәсендә шырпы шылтыравын ишетеп, аны да чыгарды. Башта ул тәреләрне кабер тишегеннән генә ыргытмакчы булган иде. Төшереп үк куярга ниятләнеп, тишек читенә утырды һәм, сузылып, эчкә кереп китте. Склепка килеп кергәч, кабаланып шырпы кабын ачты. Ләкин шырпылар күп түгел икән, биш-алты гына. Шуларның берсен тырнаклары белән чеметеп алгач, ут кабызды. Караңгылык чигенде. Тонык сары яктылыкта ул стена һәм түшәмнән кала һичнәрсә абайламады әле. Шырпы ялкыны бармакларын пешереп сүнә дигәндә генә идәндә яткан чыраны күреп өлгерде, икенче тапкыр сызган шырпысын шуның очына төртте. Чыра уты дөрләп киткәннән соң, Камәрия чүгәләгән җиреннән генә егетләрнең кайда булганлыгын күрде, алар сулаган һаваны сулады. Күңеленә әллә нинди буш моңсулык иңеп керде. Ул тәреләр тоткан учын алга сузып, табут янына килеп басты, һәм аларны капкачка беркетелгән сигез почмаклы бронза тәрегә куйды. Ул табуттан курыкмый, анда нәрсә бар икәнлеген белә иде инде. Сары баш сөягеннән һәм яртысы чыра итеп теленгән иконадагы сурәттән генә шикләнде. Кием-салым калдыкларыннан, баш сөяге астыннан чыгып торган чәч толымыннан ул сөякләрнең хатын-кызныкы икәнен чамалады. Кайчандыр бервакытны ул үзе дә шундый гына булып калачак. Камәрия исән-сау чагында күрергә тиеш булмаганны һәм инде үлгәнче оныта алмаячак нәрсәне күрде. Чөнки ул — хатын- кыз, һәм ана карыныннан якты дөньяга чыкканнан соң шушындый мәңгелек тукталышка кереп туфрак булырга тиеш икәнлекне күрү аның язмышына язылырга тиеш түгел. Ул кайдандыр Менә ничек! дигәнне ишетте сыман. Менә ничек! — дип кабатлады кыз үзалдына һәм ислам диненең хатын-кызларга ни өчен зиратка аяк басарга тыйганын аңлады. Үзендә зур газаплар белән дөньяга киләчәк, ә тугач, яшәүне үз тәннәренә кабул итеп елап җибәрәчәк җан ияләре өчен карын йөрткән хатын-кыз мәетләр иленә орынырга тиеш түгел икән... Камәриянең ирененә саран гына елмаю чаткысы кунды. Ул үзе хакында үзенең кайчандыр бала тапкан хатын шикеллерәк уйлануына гаҗәпләнде. Ләкин ул барыбер кемдер тапкан, имчәк имезгән, аннан соң газапланып үлгән һәм шушы кабергә күмелгән кешеләрне кызганды. Сагыш белән тулы склепны карап бетергәч, ул чыгу юлына борылды һәм, әле һаман нидер эзләнүеннән арына алмыйча күзәтә торгач, аяк астына әллә каян гына килеп чыккан ике еланны күреп алды. Еланнар да аңа текәлгәннәр, тагын бер атласа, чагып алырлар шикелле тоелды. Аңа еланнар түгел, бәлки үлем үзе төбәлгәндер сыман. Камәриянең тыны буылды, учы, кошларның давыл вакытында агач ботагына тырнаклары белән ябышуы кебек, калтырар дәрәҗәдә чыраны кысты. Ул чигенде, үкчәсе астына туры килгән кирпеч ватыгы кыйшаеп китте. Камәрия тигезлеген югалтып егылды, башы белән табут почмагына бәрелде һәм аңын җуйды...
Сандугачлар үз ояларын бөтенләйгә ташлады һәм һәркайсы аерым ботакка кунды. Оялары аста суына башлады, ә йомыркалары таң алды йолдызлары шикелле агарып күренә иде әле. Алар бу оя турысында борнап чыгачак балаларына тапшырасы җырларын бүтән сайрый алмыйлар иде инде. Ояга төрле яктан биш елан шуышып килде. Алар уклары белән йомыркаларны капшап чыктылар, авызлары зур булып ачылды һәм йомыркаларны ач карыннарына суыра башлады. Сандугачлар аларга битараф төстә карап тордылар да, куактан күтәрелеп, ерак урманнар тарафына очып киттеләр. Элеккеге сусаклагыч турысында учаклар балкышы уйный иде. Солдатлар паекларын җылыта һәм су төбендәге күлдәвекләрдән коры кул белән тотып алган балыкларны пешерә иде. Майор белән геология эшләре башлыгы сигез кырлы стаканнан аракы эчеп, карта уйнап яттылар. Керле карталар сусаклагычның кызыл һәм зәңгәр тамгалар белән чуарланган критик сызым картасы өстендә бик җайлы шапылдады. Иртәгә килеп төшәчәк хөкүмәт комиссиясе, бүген аларның кайсысы дурак калганлыгын тикшермичә, һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклаячак. Аларның уртак фикеренчә, бу икәүнең погоны һәм карьерасына куркыныч янамаска тиеш. Чөнки алар кушканны гына үтәделәр. Шарламадан ерак түгел кешеләргә соң сулышына чаклы хезмәт иткән Владимир токымлы, Тимер кушаматлы атның пычрак түшкәсе ята иде. Өч дистәләп ала карга аның өстеннән күтәрелделәр дә, авыр һәм тук тәннәренә яңа көч алып, ташландык зираттагы ояларына кайтып кундылар. Ә бу вакытта Наймушиннарның дүртпочмаклы җыйнак өендә чуар күлмәкләр кигән ак йөзле җиде карчык өч сажин ярым калынлыгындагы кәфенне хәстәрләп куеп, энә җебен идәнгә тидермичә һәм төенләмичә, иртәгә Чанышка кидереп гүргә иңдерәсе ак бәз каплагычны тегә башлаганнар иде.
Егетләр чистарынып-юынып килделәр. Алар, бер-берсенең кәефен күтәрергә теләгәндәй, юри кычкырып сөйләшсәләр дә, ихлас булмаганнарын, үз сүзләренә үзләре ышанмаганнарын аңлыйлар иде. Киенделәр, каралып торган тишектән читкә китеп, комсызланып, сөт белән ипи ашадылар һәр тарафта саңгырау тынлык хөкем сөрә иде. Чәчәкләр йомылган, яшеллек караңгылык белән кушылган. Тирә-юньдә сүнгән тормыш таралып ята максатсыз, фикерсез, хәрәкәтсез тормыш. Елга суы белән һичнәрсә агып килми, агып китми, агып кайтмый иде инде. Елга үткәннән, бүгенгедән һәм киләчәктән мәхрүм булды; үзен аска — караңгылык һәм тынлык хөкем сөргән урынга тартып алган көч ихтыярына буйсынды. Ул җирнең тоба карынына шарлама булып ага һәм астан үзенең Кояшны сагынып елавы турында хәбәр сала иде. Кайтырга вакыт җитте. Егетләр тордылар, әйберләрен җыйнадылар. Ләкин Степан кинәт артка каерлып карады да, лом белән бавын ташлагач, мәче сыман җилкәсен бөкрәйтеп, ярдан түбән сикерде. Тиздән ул көчәнеп югарыга бер яссы таш ыргытты:
— Тегендә куй! — дип кычкырды ул.
Солтан кая икәнлеген аңлады. Дистә ярымлап таш белән алар теге дөнья тишеген томалап куйдылар һәм билгесез вакытка үзләрен киләчәктә котылгысыз рәвештә көтеп торачак нәрсәдән араладылар. Үзләренең яшертен төстә тойган, күргән гөнаһларын үлем чокырына таш белән бастырып калдырдылар шикелле. Степан менгәч, ярдан Солтан сикереп төште.
— Ал! — диде ул һәм өскә агач тәрене этеп мендерде.
— Нәрсәгә бу? — дип сорады Степан.
— Үзем беләм.
Югары калыккач, Солтан ауган нарат тамырлары актарып ташлаган урынны лом белән чокчыды да, кроссовкасы белән туфракны таптый-таптый, тәрене шунда бастырып куйды. Бу юлы һичнәрсәне онытмаганнарын аңлап, кыйшайган тәреләр, авыш кабер ташлары һәм исемсез каберләрдәге бөкре калкулыклар яныннан үз язмышларын югарыга алып менеп киттеләр. Бөтенләй караңгыланды Күктә Сириус йолдызы балкыды. Иртән Кояш җиле күтәргәнгә кадәр, олы юллардагы тузан басылды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев