Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (13)
Хатын аңа тышына «Чакыру» дип язылган бизәкле кәгазь тоттырды. «Йәһвә шәһидләре» исемле төсле китап сузды.
Өй бушап калды. Авыр йөкне берьяк янга аударган арбадай җаны бушанды. Һәм күңеле тулып китте. Фәрзәния үксеп елап җибәрде. Олы улы аның янына килеп басты, чәчләреннән сыйпады.
– Ярар, әнием, борчылма, укып бетерүгә эшкә урнашырмын. Ике ел гына калды бит инде. Бөтенесен дә яңабаштан алырбыз, – диде. – Бар, әзрәк йөреп кер. Тышта әйбәт бүген.
Яхшы сүз яу кайтарган, ди. Хатын иелеп күзләрен күлмәк итәгенә сөртеп алды да улын күкрәгенә кысты.
– Елама, әнием. Яңа йорт салачакмын әле мин... Үсим генә...
– Юк, улым, мин бит болай гына...
– Бар, әнием, ял итеп кер, шундый җылы тышта. Шундый рәхәт...
– Эшкә барырга вакыт җиткән, улым. Бүген икенче сменага. Кая, сумканы алып бир дә, киттем мин...
Тышта әйбәт идеме, юкмы – Фәрзәния күрмәде. Янган йөрәгенең төтененә исергәндәй исәңгерәп, башын аска салып барды да барды. Әллә кайдагы тыкрыкларга килеп чыкты, кешесез сукмаклардан үтте, юллар кисешкән чатларга җитте. Әйләнечтән юл туры, диләр. Бүген ул эшкә шулай килеп керде... Кулы ни эшләгәнне күңел күзе күрмәде. Аш өчен бәрәңгесен, суганын турады. Тураудан артыгын үз өстенә алмады. Аны аш салып торырга олы кәстрүл артына китереп бастырдылар. Беркемгә күтәрелеп карамыйча, ул аш бүлүен белде.
– Кардәшем, – дип эндәште шунда берәү.
Хатын аны ишетмәде.
– Фәрзәния!
Ул эшеннән тукталмады. Тавыш иясе иелә төшеп янә игътибар таләп итте:
– Саңгырауландың мәллә?
– Абау, Рухия, син түгелме соң? Танымас идем, чын әгәр танымас идем... Әйбәтләнгәнсең...
Ул аның тирән җыерчыклардан арынган шома битенә, килешле аксыл күлмәгенә, иске булса да ямьсез күренмәгән түфлиләренә күз төшереп алды.
– Ә сиңа ни булды? Ник шулкадәрле бетерендең? Берәр кайгың бар мәллә?
– Искә төшермә әле. Уйлыйсым да килми...
Фәрзәния Рухиягә янә исе китеп карады. «Үзгәргән... Ире дә аракы дәрьясының үзәгенә суырылып батып бара иде югыйсә... Көн туды исә бар булган кайгылары бер яртылык акча юнәтү иде... Хәзер танымассың да...»
– Күз тидерәсең инде, карама шулкадәр. Менә мин сине бер җиргә чакырам. Бөтен хәсрәтең бер минутта таралып китәр, – диде Рухия.
Фәрзәниянең аның белән сөйләшеп торасы да килми башлады. Ишетмәгәнгә салыну килешеп бетмәс дип кенә сорау бирде:
– Кая тагын? Мин беркая да бармыйм бүтән.
Тик хатын үзенә бәйләнмәслек итеп кенә җавап кайтарды:
– Кардәшләрем янына. Бик рәхәт алар белән.
– Нинди кардәш? Минем бу шәһәрдә кардәшләрем юк.
– Бар. Үзең генә белмисең син...
– Анда да акча сорыйлармы? – диде Фәрзәния. Ул үз сүзләреннән үзе сискәнеп китте.
– Нинди акча? Анда кешенең бу дөньяга нигә килгәнен аңлаталар. Кызык ич.
– Бәлки, кызыктыр да...
Хатын аңа тышына «Чакыру» дип язылган бизәкле кәгазь тоттырды. «Йәһвә шәһидләре» исемле төсле китап сузды. Фәрзәниянең мондый нәрсәне гомерендә дә ишеткәне юк иде. Китапчыкны баскан урыныннан кузгалмыйча гына актарып чыкты да шаккатты. Рәсемнәрдә бәхетле елмайган шат йөзләр, ерак-еракларга төбәлгән өметле күзләр... Киемнәре затлы. Мода журналын актаргандай, һәр битенә тукталып, мин дә шундый күлмәк кияр идем диярлек иде.
Ул кинәт баю уенындагы кайбер мизгелләрне күз алдына китерде, һәм тәне эсселе-суыклы булып китте. Рәсемнәрдәге сурәтләр һәммәсе шундагы таш курчакларга охшаганнар иде.
– Ярар, уйлармын, – диде ул танышына. Һәм чүмеченә үрелде. Эштән бушагач, Фәрзәния бер читкә алып куйган чакыру кәгазен туздырды. Анда: «Сезне Гайсә мәсихләрен искә алу кичәсендә көтеп калабыз», – дип язылган иде. Урыны да, вакыты да күрсәтелгән.
Танышы аңа, әйдә, хәзер үк киттек, дип бәйләнмәде. Фәрзәния шуңа гаҗәпләнде. Күңеленең кайдадыр талпынып алуын тойды, аны акылы белән басарга тырышты.
Шул халәттә ул өенә кайтып керде. Ә өйдә коточкыч бушлык... Балалары да урамга уенга таралышканнар. Аш-су бүлмәсендәге идәнгә буш кәстрүл-савытлар, чынаяк-кашыклар тәгәрәшкән. Кайнатма банкалары тезелешеп аңа карап торалар, «бик тиздән без әчеп чыгачакбыз» дияргә җыенганнар... Фәрзәниягә коточкыч күңелсез булып китте. Аңа авыр уйлардан, бу буталчык халәттән арынырга кирәк иде. Тик икенче көнне дә әле ул үзендә тамчы да үзгәреш сизмәде. Һаман ниндидер яшерен җепләр кичә буласы йортка тарттылар. Шул мәлдә Фәрзәния, барырга кирәк, дигән карарга килде...
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2