Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (10)
– Хәзер бөтен көчегезне үзегездән соң өч кеше эзләүгә юнәлтегез. Югыйсә, безнең эшне эздән чыгарачаксыз.
Мәдәният йортына кайтып кергәндә акча тапшыру чираты килеп җитә язган иде. Ишектән йончыган, кәефсез кешеләр килеп чыккан саен ул кабат тынычсызланып куйды.
– Безнең чират, – диде танышы, аңа төртеп.
Фәрзәния сискәнеп китте. Аннан ярышка чыккан чабышкыдай алга ыргылды.
– Таптыгызмы? – диде таш курчак.
– Таптым...
Ул сумкасыннан төргәк-төргәк купюрлар бушатты.
Ниндидер тимер машина котып җиле өрдертеп акча санады.
Берсе, аларны җыеп алып, тимер сейфка урнаштырып торды. Таш курчак Фәрзәниянең янәшәсенә үк килеп утырды. Аннан әкрен генә сөйләнде:
– Хәзер бөтен көчегезне үзегездән соң өч кеше эзләүгә юнәлтегез. Югыйсә, безнең эшне эздән чыгарачаксыз.
– Табалмыйм дип әйттем бит...
– Табарсыз, – дип елмайды таш курчак.
Уен шуның белән бетте дип уйлаган иде ул.
– Әле башлана гына, – дип көлемсерәде Гөлназ. – Күпме бурыч җыйганыңны онытма син...
Фәрзәниянең йөрәге жу итеп куйды. Ул менә хәзер генә, шушы мәлдә генә үзенең кая килеп капканлыгына төшенә язды. Берәү елый кайгыдан, берәү елый шатлыктан, ди иде әнисе. Гөлназга күтәрелеп карагач, шушы мәкаль хәтеренә килде.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев