Чык тамчысы
Фазыл гадәттәгедән иртәрәк уянды. Әнисенең чиләк тотып сыер саварга чыгып киткәнен ишетүгә, урыныннан сикереп торды. Йодрыклары белән күзләрен уып җибәрде дә,
кесәсенә бер кисәк икмәк салып, чыбыркысын өстерәп, аргы урамга көтү куарга чыгып йөгерде.
Әнисе, иртәнге эшләрен бетереп, Фазылны иртәнге чәйгә уятырга дип керсә, аннан җилләр искән иде инде.
— Тагын чыгып тайган, юньсез малай. Тәмам сихерләде бит бу Нурулла, ниләр генә эшләтеп карарга соң? — дип, үз үзе белән сөйләште Гөлнәзирә.
Фазыл исә, көтүне болынлыкка алып төшеп, әле чыгы да кибәргә өлгермәгән үләннәр арасына кереп чумды...
Рәхәт иде аңа. Нурулла абыйсының якынлыгын тоя иде ул. Нурулла абыйсы Фазылга нинди генә чыбыркылар үреп бирмәде икән!... Чыбыркы шартлатырга да ул өйрәтте бит аны. Тал чыбыгыннан ничәмә-ничә сыбызгы гына ясап бир де ул аңа! Фазылныкы шикелле шәп итеп сызгыра торган сыбызгы әтиле малайларда да юк әле.
Нурулла малкайларын янә бер кат күздән кичерде һәм сусыл үлән өстенә сузылып ятты. Иртәнге тын һава, зәңгәр күк... Биектә тургайлар сайраша, үлән арасында чикерткәләр сызгыра. Хуш исле чәчәкле болында уй белән ялгызың калу үзе бер дөнья. Нурулла шушы сихри матурлыкны үзенчә тоя, үзенчә кабул итә. Тәүге тапкыр шушы болынга көтү алып төшкәнен бүгенгедәй хәтерли ул.
Сугыштан соңгы еллар иде. Яшьтәшләренең күбесе яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Ул елларда башка төрле һөнәр дә сайлап була иде. Әмма ул авыл табигатенә, урман-болыннарга, барча тереклеккә гашыйк иде шул. Бер аягы кыскарак, шуңа күрә аксабрак йөри иде. Шул сәбәптән солдатка да алмадылар аны. Әнә шуңарга газапланып гомер кичерде ул. Югыйсә солдат киемен кияргә сабый чагыннан ук хыялланып үскән иде бит.
Аның уйларын бүлдереп, үлән арасыннан бер чикерткә сикереп чыкты. Зәңгәр күккә карап хыялый дөньяда йөзгән Нурулланың иреннәренә бер тамчы чык чәчрәде. Ул бер мәлгә уйларыннан арынып, кулларын иреннәренә якын китерде, ләкин куллар иреннәргә кагылмады. Шушы бер тамчы чык аның бөтен күзәнәкләре буйлап йөгерде, йөрәген кысып алгандай булды. Әлеге сихри серлелекне җуймас өчен, иреннәрен кыймылдатмый гына тирә-юньгә күз ташлады.
Әнә аның баш очында гына бер кыңгырау чәчкәсе үсеп утыра икән ләбаса!... Нурулла чәчкәне, аз гына иеп, иреннәренә якын китерде. Чәчкәдә чык тамчысы тәме. Ул чәчкәне сак кына кушучына яшерде һәм янә иреккә чыгарды.
— Рәхмэт сиңа, кыңгырау чәчәк, — диде ул, пышылдап кына.
Чәчкә, аны аңлагандай, аз гына тибрәнеп куйды.
Янәшәдә генә Фазылның:
— Нурулла абый, син кайда? — дип эндәшкәне ишетелде.
— Әллә югалттыңмы? — диде Нурулла абыйсы.
— Югалттым шул, Мишә буйларыннан да эзләдем, курка калдым, — диде Фазыл.
— Әниеңнән сорадыңмы соң бүген? — дип, Фазылның җилкәсенә кулын салды Нурулла.
— Юк шул, сорасаң җибәрми ич, җенләнмә шул көтүең белән, дип ачулана гына...
Фазыл Нурулла абыйсын нигәдер яратты шул. Аның әнисеннән кайтып сораганы да бар: «Әни, Нурулла абый минем әтиемме, ул миңа, улым, дип эндәшә. Әни, әни, дим, Нурулла абый минем әтием булсын, яме», — дип елаган чаклары да күп булды. Андый вакытларда әнисенең тал чыбыгы белән сыздырып алган чаклары да булмады түгел. Аннары улының мышык -мышык елаганын ишеткәч, алдына утыртып иркәли башлый.
Гөлнәзирә андый чакларда үзе дә кайнар яшьләрен алъяпкыч итәгенә яшерә торган иде. Язмышка үпкәләп буламы соң?!
Гөлнәзирә аз өзгәләнмәде, яратты ул Нурулланы. Аның үзенә генә түгел, җыр-моңнарына да гашыйк иде ул. Нурулла үзе ясаган кураен сыздырып җибәргәндә, Гөлнәзирәнең күңел
кыллары тибрәнә иде. Ләкин хисләрен сиздерергә базмады ул.
Иптәш кызлары башлы-күзле булып беткәч, Гөлнәзирә дә авылның җиңел холыклы Кәримулласына кияүгә чыкты.
Алар бары тик ярты ел торып калдылар. Көтмәгәндә, уйламаганда Кәримулла бер хәбәрсез каядыр китеп югалды. Эзләтеп тә караганнар иде, ләкин табылмады. Шулай итеп, Фазыл әтисен бер генә мәртәбә дә күрә алмады шул...
Нурулла да, үзенең гариплегенә кимсенеп, гомере буе ялгызы яши бирде. Урамда малайларның, әтиләренә сырпаланып, «әти» дип эндәшүләренә кызыга, хәтта көнләшеп тә куя иде. Их, булмады шул бөтерчек кадәр генә бер малай; дип уфтана иде ул. Йөрәк түрендә Гөлнәзирәгә генә әйтәсе сүзләрен, керсез мәхәббәтен яшереп йөртте, аны сиздерүдән
курыкты ул. Җавапсыз мәхәббәт булып калганчы, әйтелмәгән олы, изге мәхәббәт булып гомергә күңелдә сер булып кал, дип, үзен сүрелдерергә тырышып тукып килде.
Төш вакыты җиткәч, Нурулла Фазылны тамак ялгарга дип өенә кайтарып җибәрде. Фазыл, ашыйсым килми, дип, кесәсендәге бер телем ипине дә чыгарып караган иде, Нурулла абыйсы каты торды.
— Әниең эзләп төшәр бит, малай актыгы, сүзне тыңламасаң, чыбыркы да юк сиңа моннан соң, — дигәч кенә, ул кайтыр юлга борылды.
Нурулла күздән югалганчы малайның артыннан күзәтеп калды. Чык тамчысы тәме әле дә ирененнән китмәгән иде.
Әлеге тәм аны кабат хыял дөньясына алып керде...
Беркөнне Фазылга Нурулла абыйсы курай ясап бирде.
И-и-и, куанычыннан нишләргә дә белмәде инде Фазыл. Нурулла абыйсы кебек матур итеп уйныйсы иде! Әллә ничә көннәр азапланды ул көй чыгара алмыйча. Менә, ниһаять, өйрәнде кебек. Көннәрдән бер көнне малкайларны болынга алып төшеп иркенлеккә җибәргәч, Нурулла абыйсы янына утырып, нәкъ менә аның яратып уйный торган көен сыздырып уйнап җибәрде ул.
— Булдырасың бит, малай актыгы, — дип, малайның башыннан сыйпады Нурулла.
— Әниеңә уйнап күрсәткәнең бармы соң әле? — дип сорады ул Фазылдан.
— Юк, ул минем курайны күргәне дә юк әле, — диде Фазыл.
— Бүген уйнап күрсәтерсең инде, әниең кушылып җырлап та җибәрер әле, — диде Нурулла абыйсы, малайның күңелен күтәрергә тырышып.
Фазыл шулай эшләде дә. Көтү кайтып, эшләр тәмамлангач, әнисе янына утырды да:
— Әни, мин сиңа курайда уйнап күрсәтим әле. Бу курайны миңа Нурулла абый ясап бирде, уйнарга да ул өйрәтте, — дип, моңлы итеп уйнап та җибәрде.
Гөлнәзирәнең йөрәге сулкылдап куйды. Бу Гөлнәзирәне Нуруллага гашыйк иттергән көй иде. Аның уйлары кыз чагына барып тоташты. Их, Нурулла, Нурулла, дип куйды ул эчтән генә, нигә телгәлисең соң син минем җанымны, ә?!
Кичке эшләрен бетереп, Гөлнәзирә Фазылны йокларга яткырды. Фазыл, башы мендәргә тиюгә, мышный-мышный йоклап та китте. Гөлнәзирә, аяк очларына гына басып, улының мендәре астыннан сак кына курайны шудырып алды һәм төнге караңгылыкта Нуруллалар йортына таба атлады.
Колагында һаман курай моңы яңгырый иде...
Дания ГАЙНЕТДИНОВА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4