Олы юлның тузаны (10)
Дөньяга килгәндә, һәркем, ник тудым икән дигән шикелле, үзе хакында елап аваз сала. Дөньядан киткәндә исә, еламас өчен, соңгы сулышынача яшәргә тырыша. Бөтен тарих әздән генә тора: кеше туа, тереклек итә, газап чигә һәм үлә.
Чаныш улыннан күзен алмыйча тыңлады. Тышта чыдап булмастай эссе. Урак өсте. Бар халык кырда. Кадрәкнең көтмәгәндә кайтып төшүе уңаеннан алар гына өйдә. Ярты ягы чолан белән бүленгән, челлә вакытында да салкынча өйалдында утыралар. Баш өстендә – салам түбә. Саламы калын булганга күрә, бөркү түгел. Монда күз дә ял итә: яктылык ян стенадагы ике бүрәнә тарлыгындагы тәрәзәдән генә төшә. Шуңа өстәп, мондагы тынлык та рәхәт.
Тыныч, озын-озак түзү артта калгач, авыр эштән соң гадәттәгечә утыру гына диярсең. Тик һәркайсының җанында авыр бер шик-шөбһә дә яши иде әле. Кадрәк яңа кайтып төште генә әле, әмма тиздән тагын аерылырга туры киләчәге һәркайсының күңеленә иңгән инде. Чиксез шатлык, гаепсез беркатлылык белән әтисе дисәң, әтисе булып җитмәгән, ләкин шул кешедән килгән әллә нинди якынлык, җылылык, моңарчы иснәмәгән әллә нинди ят солдат исләре эчендә калган Рево әнә шул алга киләсе аерылышуның үзе кебек тоелды. Утыра малай, шат, атасының кочагына сеңгән. Тик ул әтисенең әледән-әле «Рево, әй Рево!», «Рево, менә син нинди булып җиткәнсең!..» дип ник кабатлаганын белми әле.
Чанышның каны йөрәген авырттырып кайный иде. Вакыт туктап калган кебек. Тынлык шундый тирән, чылбыры җитмәслек коемыни. Ә аяк астындагы идән чак кына чайкала шикелле. Чаныш үзен ташудагы боз кисәгендә басып баргандай тойды. Әйтерсең лә ул бер ялгызы. Улы Кадрәк тә, Асылъяр да, килене Рәхилә дә, оныгы Рево да артта, караш иңләмәстәй ераклыкта. Әллә соң берни дә юкмы? Башында уй калмаган, ул бушлыкта адашкан сыман. Ә, юк. Әнә чебен безелдәвеннән туктады. Тәрәзә почмагындагы пәрәвезгә эләккән икән. Өн-тавышсыз тыпырчына. Пәрәвез җепләре калтырый, өзелердәй хәлдә тартыла, чебенне ураганнан-урый. Тик чебенгә ташланырдай үрмәкүч тә юк икән инде: ул, сыртына капланып, тәрәзә төбендә ята, үлгән.
Ә шулай да рәхәт иде! Улы Кадрәк кайтты. Көтмәгәндә кебек тоелса да, бер дә алай түгел. Сирәк хатлары килгәндә, үзе кайтып төшкән сыман була иде. Көтмәделәрме соң?! Сызылып таңнар атканда, Чаныш йокысыннан дерт итеп уянып китәр иде дә төшләренә һаман малай гына килеш кергән Кадрәк, калган уллары хакында уйланып ятар иде. Алар белән бергә йөргән урман юлларын, су буйларын күңелендә кабат-кабат яңартыр иде. Үзенеке кебек үк, Асылъярның да керфекләре ачык икәнен, зәңгәр күзе белән түшәмнең киң такталарындагы ботак эзләреннән улларының йөз чалымнарын эзләгәнен тояр иде. Иренең уянганын сизеп, ул таң шәүләсе кунган ак йөзе, ак ирене белән нәрсәгәдер гаепле сыман елмаер иде. Чаныш киенеп чыгып, абзардагы маллар тирәсендә булашканда, «Нигә шулай елмая соң әле бу?» дип уйлана иде. Бер төнне җавабын да тапты: әллә соң Асылъяр үзендә улларын тартып алган дошман солдатларының аналары гаебен тоямы? Җирдә күпме кеше елмая, әмма елмаюның иң чыны кайдадыр үтерелгән балаларының каберләрен күрмәгән аналар йөзендә генәдер. Җирдә күпме сагыш-моң бардыр, тик сагыш-моңнарның иң ихласы шул балаларның кайтырына өметен өзмәгән аналар күңелендә генәдер.
Инде менәтерә Кадрәкләре исән-сау әйләнеп кайтты. Ул үзен ураган пәрәвез ятьмәсеннән азат. Шапалак юк инде. Үргән пәрәвезләрендә үзе үк буталды-буталды да әлеге үрмәкүч сыман әйләнде дә төште. Дөресрәге, әйләндереп төшерделәр аны. Чаныш сизмәде түгел. Кайдадыр кемдер халыкның каргышыннан, нәфрәтеннән курка, кара эзләрне, кан тапларын, күз яшьләрен югалтырга кирәк. Чараның иң кулае – яман эшләрне шапалакларның үзләренә аудару, сылтау. Корбаннарның корбаны булмый, корбаннарның җәлладлары бар, ә җәллад балтасы аның үзенә дә төшә алмыймыни? Шапалакның юкка чыгуын Чаныш шушылай аңлады.
– Хәзер яшисе дә яшисе инде, – диде Чаныш.
Асылъяр белән Рәхилә чыгып торган бермәлне Кадрәк:
– Ә үлгәнче бер эш бар әле, әти, – диде.
– Бер генәме суң: мең… Миллион эш бар әле.
– Башта беренчесе.
– Йә?
– Шапалакны табасы иде бит.
– Ни-нәрсәгә хаҗәт ул?
– Мин аңа күчтәнәчкә бер пуля алып кайттым. Генералдан рөхсәт. Ул: «Ат, мәгәр кеше алдында ат», – диде.
– Дөрес әйткән.
– Син дә хуплыйсыңмы?
– Мин генә түгел. Совет власте да. Нәкъ генералың әйткәнчә булды.
– Ничек?!
– Шулай. Шапалак юк инде ул. Тончыкты.
– Кайда?! – дип, Кадрәк яралы ерткычтай кычкырып куйды.
– Тилергән эт идеме? Эт иде. Ә кеше канын коючы тилергән этләрне аталар аны… Шапалакка хөкем булды.
– Алайса, каберенең кайда икәнлеген әйт. Җир белән тигезлисем килә.
– Еланнарның кабере булмый, Кадрәк. Генералың, чыннан да, ат, мәгәр кеше алдында ат, дидеме?
Кадрәк аңа эндәшмәде, күтәрелеп кенә карады.
– Ник алай дигән соң ул?
– Ул үзе дә шундый ук Шапалак каһәренә эләккән булган, әти, – дип җавап кайтарды. – Өч кыш, өч җәй утырып чыккан.
– Юк, Кадрәк, хаталанасың, – диде Чаныш, бераз уйланып торгач. – Син ул әйткәннең кабыгын гына күргәнсең, ә төшенә җитәргә акыл тешең үтмәгән. Күчән баш! Ул сине, малай актыгын, җаны чистарсын дип кайтарып җибәргән.
– Әллә минем чисталыгыма шикләнәсеңме?
– Ул сине, Кадрәк, шапалаклар канына буялсын дип җибәрмәгән. Монда хикмәт бүтәндә. Дөресрәге, ул сине эчеңдәге корттан арынырга дип җибәргән.
– Ниткән корт тагы?! – дип кычкырды Кадрәк.
– Үч корты. Менә ул корт кешене кимерсә кимерә инде. Ул сиңа мәет корты ише генә түгел, кешене тереләй черетә. Үч корты белән ботка пешми – аң бул.
– Шапалак кирәген алды дисең ич әле. Бу сиңа үч алу түгелмени?
– Түгел шул. Анысы бүтәнчә атала аның – гадел хөкем дип.
Кадрәк аллы-артлы йөренә башлады. Какча йөзе һични белгертми, карашы сәер, илтифатсыз, кулы салынкы. Болай да калку буе тагын да озынайды шикелле. Чаныш аның эчтән газаплануын һәм хәзер иң кирәкле сүзгә мохтаҗ икәнен аңлады. Тегенди-мондый сүз генә ярамас. Кадрәк күпне күргән, күпне ишеткән. Аның авыр уйларын таратырдай сүз дөньяда калмагандыр да. Шуңа карамастан ул сүзне табарга кирәк.
Кичкырын Чаныш аны су буена алып төште. Ревоны да иярттеләр. Сугыш, авыл хәлләрен, дөнья киләчәге турында сөйләшә-сөйләшә, инеш буйлап түбәнгә – ике чакрымдагы Благодатное дигән урыс авылына чаклы җиттеләр, чиркәүле тауга күтәрелделәр һәм елга ягындагы урыс зираты янына килеп чыктылар. Кадрәк, бәлки, сизмәгәндер, ә Чанышның монда юл тотуы очраклы булмады. Монда ул Кадрәкне юри алып килде.
Кояшның баюга таба юнәлгән чагы. Шәфәкъ кызарган вакыт. Зират тын. Анда агачларга караганда тәреләр күбрәк. Күз алды иркен. Сахра инде, сахра. Урыслар үз авылларына тикмәгә генә Благодатное дип исем кушмаганнардыр. Авыл урамнарын гына ал: Чанышлар авылының ике урамы сыярлык киң. Килмешәк булгач, җирне кызганмаганнар. Татарларның күпкә кысылып утырулары җир әзлегеннән генә килеп чыкмагандыр, әлбәттә. Борынгыдан – Иван Грозный заманнарыннан ук кысрыкланган булганга, утырулары да кысан. Чабата белән басарлык та кысыр җир табалмассың. Кая анда благодать: авызың ачылганда, үпкәң күренмәсә, бик хуп инде. Татарга һәр карыш җир – дөнья бәясе. Өй арты да тотып алынган. Урыслар нинди киң урамга да рәшәткә белән чыкмый: тәрәзә төбенә ышкылып йөриләр. Хәер, һәркем үз дөньясында үзенчә тереклек итә инде. Нәрсә аны, көнләшерлек ни бар? Татарның да, урысның да шул ук салам түбә, шул санча ук терлек-туар, кигән киемнәре дә хәлдән килгәнчә. Өстәвенә син татармы, урысмы, чувашмы – ит, сөт, май, бәрәңгеңне чыгар да сал. Хет җир астыннан тап. Үзең җир астына керәсең килмәсә, ни кала? Кан төкерәсең – табасың. Тиешсең, мәҗбүрсең. Бетмәс-төкәнмәс шул налоглар, заём… Бар аерма телдә, җырда, ашауда гына. Динне дә әйтер идең, ләкин, ахыр килеп, иман бер үк бит. Кайсы дин үтер дә урла дигән? Өстәп, кеше азатлыгын да дәгъвалаган булсалар, калган җыен тузга язмаганнан арынсалар, коммунистларча диярлек. Әйе диярлек кенә анысы. Тик коммунистларның да арынырдай хаталары байтак. Әлбәттә, Чаныш моны кычкырып әйтергә җыенмый. Бар, кычкырып кара!.. Яшь арткан саен, дөньяда кешеләрне аерган нәрсәләр хакында түгел, бәлки берләштергән уртаклыклар турында уйланасың икән ул. Дөньяга килгәндә, һәркем, ник тудым икән дигән шикелле, үзе хакында елап аваз сала. Дөньядан киткәндә исә, еламас өчен, соңгы сулышынача яшәргә тырыша. Бөтен тарих әздән генә тора: кеше туа, тереклек итә, газап чигә һәм үлә.
Болар хакында Чаныш сөзәк тау итәгендә үзе генә калгач уйланды. Ә аңа кадәр улы Ревоны кочаклап утырган Кадрәк белән киңлекләргә юанып, күзләрен су аклыгында ял иттереп, кошларның соңгы авазларына колак салып, иркенләп сөйләштеләр. Сүз бетеп торган арада, Кадрәк улын муенына атландырды да тау итәгеннән соң башланып киткән су буена таба китте. Чаныш аларның анадан тума чишенгән килеш су чәчрәтә-чәчрәтә коенуларын, сары ком буенча куышуларын сөенеченә сыя алмыйча дигәндәй күзәтеп утырды.
Кояшка арканы куеп кайтырга чыккач, Чаныш зират ягына юнәлде.
– Монда сугылыйк әле, – диде ул.
– Ни калган анда? – дип сорады Кадрәк.
Чаныш җавап бирмәде.
Зират таш койма белән уратып алынган. Байтак өлеше җимерелгән. Шуның ишелгән төшеннән үттеләр. Чаныш аларны бер нарат төбендәге авыш агач тәре янына ияртеп килде.
– Туктале, – диде Кадрәк, әйләнә-тирәне танырга тырышкандай каранып, – бу төшкә син мәктәптә җыештыручы булып йөргән… кем әле… исеме хәтердән чыккан… Ә! Марфа түтәйне җирләгән идең түгелме?
– Җирләгән идем, әнә ул, – диде Чаныш һәм тәресез, өсте иңгән бер кабергә ияген кагып күрсәтте. – Ә менә монысын минем әти, ә синең бабаң, ә синең, Рево, дәү бабаң Наймуш казыган. Монда, Кадрәк, минем үтерүчем полковник Кулунчаков белән мине үлемнән коткаручы Мария күмелгән.
– Сөйләгәнең булмады.
– Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, Кадрәк. Минем атам Наймуш та миңа вәгъдәсе җитте дип уйлаганнан соң гына сөйләде. Марфа түтәйне җирләгән көнне. Шуннан соң әти озак тормады инде… Әйе, һәрнәрсәнең үз вакыты бар.
– Миңа да шулай вакыт җитте дип сөйлисеңме?
– Ахрысы. Югыйсә Шапалак каберен таптырасың ич. Күм инде син аны. Хәтереңнең иң караңгы урынына күм. Башта үзен, аннары каберен үк. Дөньяда якты күрәсең килгән саен, син хәтереңдәге әнә шул караңгы урынга багарсың. Моннан ары яшәр өчен, сиңа шапалакларның ике тапкыр күмелгәннәрен истә тотарга кирәк. Бер тапкыр җиргә күмелгәннәрен, икенче мәртәбә кешеләр хәтеренә каһәрләп күмелгәннәрен.
Кадрәк Шапалак белән тагын бер очрашырга бик теләгән иде. Сугыштан аны, бәлки, шул үҗәт теләк исән-сау чыгаргандыр да. Чөнки ул, Шапалак белән очрашмый торып, үзен үләргә хаклы түгел дип санады. Бу очрашу күренешен күп мәртәбәләр күз алдына китерә һәм аңында кабатлый торган иде. Шапалакка төбәлгән пистолет чемәгенә ул үз күңелендә күпме басты инде. Моннан тәмам гарык булгач, генералдан кыска вакытка кайтарып җибәрүен сорады һәм максатын әйтте. Ә хәзер атасы Чаныш сүзләреннән соң, пистолеты чемәгенә чынлыкта басмаса да, көпшәдән бер ядрә атылып чыгуын күргәндәй булды. Ядрә беркемгә дә, шул исәптән Шапалакка да төбәлмәгән иде инде. Шулай да Кадрәкнең җаны бушанып, күңеле җиңеләеп калды. Аның җаны гынамы соң? Дөньяда бер ядрә юкка чыкты. Күпме үлгәннәрне кочаклап яткан зират тынлыгы сискәнмәде. Тугай ягыннан тезелешеп менеп килгән ак казлар куркынып кычкырмады. Кадрәк үзләре яныннан күз иярмәс тизлек белән очып киткән ниндидер бер кошның канат тавышын ишетте. Тугайның бер ягыннан икенче ягына җайдаклы ат чабып узды һәм офык өстендә җиз сәгать теледәй асылынып торган кояшка таба юл алды.
Чаныш Кадрәкнең күзенә карады. Ә ул сыерчыкныкыдай чиста, дымлы, һични белгертмәде. Кадрәкнең җилдә, кояшта каралган йөзе, купшы төстә бөтерелгән мыегы чигә чәчендәге чал бөртекләрне тагын да көмешләтебрәк күрсәтә. Чаныш улын кызганды. Ләкин аның моңа мохтаҗ түгеллеген аңлый иде. Әнә ничек тора: аягын җәеп, нык итеп баскан, фуражка козырёгы күләгәләгән йөзе кырыс, кулын артка кушырган, күкрәге горур киерелгән. Бер генә дошман да үзенә аның улы кебек дошман теләмәс иде, мөгаен. Ә Чаныш һәр дуска үз улы шикелле дус теләде.
Шунда ул Ревоның:
– Ник кыйшайган бу? – дип, иңбашы белән авыш тәрене турыларга тырышуына игътибар итте.
– Җилләр кыйшаткан аны, олан, – диде Чаныш. Сүзен дәвам итеп, эченнән: «Җилләр, – дип кабатлады, – җилләр…»
Чыннан да, җылы җил исеп куйды. Алар басып торган урында бөтерелде дә басылды. Әллә төпсез күккә чумды, әллә Чанышның күңеленә кереп эреде. Җил тынды. Ләкин Чаныш тагын бер тапкыр: «Җилләр», – дип уйлады. Һәм ул җилләрнең, көзге коры яфракларны тузгыткан кебек, үз гомерен тәшкил иткән елларны актаруын күргәндәй булды. Менә җил кисәк туктады. Чанышның гомер китабы ничәнчедер бите белән ачылып калды. Әнә шушы кабер төбендә нәкъ хәзергечә үк өч кеше басып тора. Аның урынында – атасы Наймуш, Кадрәк урынында – ул үзе, Чаныш, Рево урынында – Кадрәк. Юк, ул боларны күз алдына китермәде. Боларның һәммәсе бер мизгелдә әлеге «җилләр» дигән сүзгә сыеп беткән кебек иде. Гүя гомер китабының кинәт ачылган битен шул сүз генә тутырган: «җилләр»… Йөз тапкыр, мең тапкыр кабатлап язылса да, мәгънәсе бер генә: җилләр. Ә шул сүздә гүя Чаныш язмышының бетмәс-төкәнмәс сөенечле хәлләре, куркынычлы вакыйгалары кайнап тора. Әгәр дә хәзер ниндидер кодрәт белән йөз еллык йокыга талса, шунда йөз елга җитәрлек төш күрсә, уянганнан соң әлеге йөз елның бер генә мизгелгә сузылганын белсә, Чаныш бу мизгелнең «җилләр» дигән сүз икәнен күрер һәм ишетер иде9. Әллә соң бөтен дөнья шул сүзгә керер өчен генә яшиме?
Әнә кемнеңдер кайдадыр «җилләр, җилләр, җилләр» дип кабатлаганы ишетелә. Чаныш бу өннең үз күкрәгеннән чыккан тын икәнен тойды.
…Чаныш кычкырып куйды: аһ! Күкрәгенә килеп кергән кургаш ядрә аны бер адым артка алып атты һәм җиргә бәреп екты. «…Ваше высокородие! Революция!.. Государь-император тәхетеннән ваз кичкән…» «Ишеттеңме?.. – диде Чаныш, – инде… көт…» «Нәрсә-не?» – диде полковник Кулунчаков. «Халык хөкемен».
Әнә Чаныш ату алдыннан чигәсенә бәреп чыккан тир тамчыларының февраль салкынында боз бөртекләренә әверелүен тоймый кала һәм аңын җуя… Күзен яңадан ачканда, үзенә төбәлгән зәңгәр күздә үз йөзенең бәләкәй чагылышын күрә. «Мин кайда?» – дип сорый ул. «Лазаретта», – дип җавап бирә зәңгәр күз иясе. «Су!» – дип сорый ул һәм чигәсендәге боз бөртекләренең, эреп, кипшенгән ирененә тамуын тоя. «Син кем?» – дип сорый ул зәңгәр күзләрдән. Коңгырт кашлы, ак йөзле, сары чәчле, дымлы иренле кыз: «Ася, – дип җавап бирә. – Шәфкать туташы». «Асия…» Аннары Ася-Асия Чанышны үз ахирәте Мария коткарганын сөйләде. Ул карьерга ире Кулунчаковка революция булганын әйтергә йөгергән, атарга хөкем ителгән сигез большевикны коткарырга теләгән. Соңарган, шунда атылганнар арасында яткан бер прапорщикның – Чанышның үлми калганын күреп алган. «Ул, Мария, үзе кайда?» – дип сорый Чаныш. «Ә полковник атылды. Мария Севостьяновна аны туган җирендә күмәргә дип алып кайтып китте…»
Соңыннан, шәфкать туташына тотынып йөри башлагач, Чаныш Ася-Асиянең Ася Ярцева икәнен сорашып белә. Әнә шул тотынып йөрүдән башлап, алар алгы гомерләренә каршы янәшә атлап китәләр. Ася Ярцева инде Асия генә дә түгел, ә Асылъярга әйләнә. Тора-бара комиссар Чаныш Наймушинның дусты, хатыны, көрәштәше, дүрт ир баланың анасы…
Әнә полковник Кулунчаковның анасы Марфа Петровнаны җирләгәч әйтелгән соңгы дога тавышы да тына. Атасы Наймуш Чанышка шунда башка каберләрдән киңрәк тә, калкурак та булган һәм өстендә яшь нарат үсеп утырган кабер янында күңелендә сигез ел йөрткән серен сөйли. Ул бирегә – полковник Кулунчаков каберенә – үз-үзенә кул салган Марияне дә җирләгән… Яннарында – киндер күлмәк-ыштанлы, сыерчыкныкыдай чиста һәм дымсу күзле Кадрәк. Җәй уртасы. Ярда суының эзен калдырса да, суда ярының эзен калдырмый аккан елга. Тымызык җил исә. Кадрәк белән Чанышның су чәчрәтә-чәчрәтә коенганын, кайнар ком буенча куышып уйнаганын яшел үр битенә утырган Наймуш карт карап тора…
Җилләр, җилләр, җилләр… Беренче «әлеф»тән башлап, соңгы «йа» хәрефеннән ясалган барлык сүзләрнең бөтен мәгънәсен үзенә сыйдырган җилләр. Ком бөртегеннән алып Җир шарын да әйләндергән җилләр. Кешеләр язмышыннан башлап Галәм мәңгелеген урап искән җилләр… Кемдер «җилләр, җилләр, җилләр…» дия сыман. Җил мәңгелектән мәңгелеккә аккан елга суын шадралатып югары күтәрелә дә Чанышның керфек очларына эленеп торган күз яшьләрен киптерә, Кадрәкнең чигә чәчендәге чал бөртекләрне тарый, Рево турыларга азапланган агач тәрене авыштыра, чәчәк орлыкларын кабер өсләренә тарата, чиркәү манарасындагы кыңгырауның итәк астында бөтерелеп чыккач, Благодатное дигән урыс авылына сузылып кергән бәләкәй көтү исен җир астындагы төлке, әрлән ояларына тутыра, өйләренә кайтып барган өч кешенең уйларын бәпкәләрдәге бодай бөртекләренә пышылдый. Алдан Рево бара, уртада – Кадрәк, Чаныш арттан ияргән. Рево тегене дә моны сораша, Кадрәк җавап бирә: улын яшәргә өйрәтә.
Ә Чаныш эндәшми инде. Ул берзаманны улы Кадрәкне дә, оныгы Ревоны да үләргә өйрәтергә кирәк10 булачагы турында уйлый. Яшәргә өйрәтүнең иң олысы кешене үлә белергә өйрәтү икәнен аңа һичкем әйтмәде. Моңа һәркем үзе төшенә. Чаныш уйлый һәм искән кичке җылы җилләрне тыңлый. Ә ишеткәннәрен хәтеренә сала.
Алар өйләренә кайтып баралар. Үр кашына күтәрелгәч, Кадрәк туктады, Чаныш узып киткәч, чалбар кесәсеннән пистолет чыгарды да артка – бушлыкка атты. Затвор ачык калды. Анда башка патрон юк иде.
Кадрәк анда – баржада ниләр булганын атасы Чанышка энәсеннән җебенә кадәр җентекләп сөйләмәде. Ул анда кеше сыйфатын югалтмады – менә ни мөһим. Ахырынача кеше булып калу өчен, кайбер очракларда дәшмәскә дә кирәк. Югыйсә ары таба яшәүнең мәгънәсе калмый. Башкалар белергә тиеш булмаган соң дәрәҗәдәге кешелексез газап турында сөйләү – бала кулына кылыч тоттыру белән бер.
(Дәвамы бар.)
Нам нужны: - 800 гр фарша - 1 луковица - 1 болгарский перец - пучок кинзы - соль/перец по вкусу - 1 ч ложка паприки - 1/2 ч ложки сухого чеснока - 1 ч ложка сухого базилика - 1 ч ложка кумина (зиры). По желанию зиру можно размять в ступке - 100 мл воды Запекаем при 190° 30-35 минут. Для маринованного лука: - 2 головки лука (у меня красный) - 250 мл воды (я использую кипяченую комнатной температуры) - 4 ст ложки уксуса (9%) - 1 ч ложка соли - 1 ч ложка сахара Подписывайтесь, ставьте класс и сохраняйте рецепт себе. Всем добра и здоровья! С любовью Алена «Мама готовит».
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев