Предыдущая публикация
Булыйк әле папуас
Папуаслар, туган көн үткәрми
Алар яши, һәрчак яшь булып,
Ул гадәтне- без дә ташлыйк әле
"Пущай,китсен безгә йөз тулып!
90 яшең тулган икән бүген,
Нигә аны бәйрәм итәргә?
Картлыгыңны тоеп сыкрануың
Бары ,сагыш кына китерә...
Еллар санамыйча яшик әле,
Булыйк әле, бездә папуас!
Киң җиһанда чагыштыру тапсак,
Кеше гомере- болай да бик аз.
(Папуаслар-Яңа Гвинея утравында яшәүче халык. Аларның күбесе туган елларын да белми ди)
Автор Альфира Гайфуллина
Тубэн Кама
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев