Кара чемодан. Повесть. (Ахыры)
Килер кешесе булмаса да, Мәдинә ишек ачарга ашыкты. Аның каршысында ябык гәүдәле, чал чәчле Мансур басып тора иде.
Язны көтү
Әтисен терелтер өчен, барысын да эшләргә әзер иде Рөстәм. Әнисенең күзләрендәге моңны шатлыкка алыштырасы, бәхетле итәсе килә иде улының.
Көннәр үтте. Язгы кояш нурлары, елмаеп, моңсу тәрәзәләргә күз салды. Ачык форточкалардан урамда тып-тып тамчылар тамуы ишетелә башлады. Яз Мәдинәнең дә күшеккән күңелен җылытты, серле яктылык белән гомер кичергән авыл якларына дәште.
Әнисе авылга кайтырга теләк белдергәч, Рөстәм каршы килеп тормады. Ташу китеп, җирнең кипшенүен көттеләр. Мәдинә аеруча ымсынып, нидер өмет итеп көтте. Кайтырга дип, кирәк-яракларын җыйнап йөргән беркөнне, ишектә кыңгырау шалтырады. Килер кешесе булмаса да, Мәдинә ишек ачарга ашыкты. Аның каршысында ябык гәүдәле, чал чәчле Мансур басып тора, кулында алар бергәләп Казаннан авылга килгәндә сатып алган кара чемодан иде...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1