Чакырымнарда үлчәп була микән
Яшәү белән үлем арасын?
Ходай язган тормыш сукмагыннан
Беркем белми күпме барасын...
Һаман җитми диеп, гомерләрнең
Узганын да сизми каласың.
Кыска гына гомерләрне, Кеше,
Ашыктырып кая чабасың?
Дөнья малын арттырырга теләп,
Күпме көеп, күпме янасың.
Булган саен байлык күбрәк кирәк,
Онытасың нәфес чамасын...
Нәфес бит ул чиктән узып китсә
Гел котырта әдәм баласын.
Артык байлык боза күп вакытта,
Дуслар, туганнарның арасын...
Гөнаһларга кереп чумасың да,
Эзләмисең чыгу чарасын.
Шушы якты, матур дөнья синнән
Уйламыйсың бер көн каласын...
Тик соңыннан үкенсәң дә инде
Төзәтмәссең йөрәк ярасын.
Вакытында тәүбә ит тә кеше,
Гөнаһларның җыйма яңасын...
... Онытмасак иде барыбыз да,
Аллаһ каршысына барасын!
Мөнирә Исмагилова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев