Кара чемодан. Повесть. (9)
– Әниеңнең тузан бөртеге кадәр дә гаебе юк, бала. Ялгыштым мин, улым, бик нык ялгыштым. Һәр ялтыраганның алтын түгеллеген яши-яши генә аңладым. Терсәкне тешләп булмаган кебек, гомерне дә кире кайтарып булмый. Язмыш димим, аңа сылтауның файдасы юк.
Ташкентта
Юл авыр булмады Рөстәмгә. ЯК–40 самолёты Ташкент аэропортына йомшак кына төшеп утырды.
Шәһәргә чыгу өчен вокзалдан урамга юнәлгән Рөстәмне урта яшьләрдәге чибәр генә ир-егет туктатты.
Русчалап:
– Сез Рөстәм Мансурович буласызмы? – дип сорады.
Уңай җавап алган ир, киң елмаеп, Рөстәмне кочагына алды.
– Исәнме, Рөстәм абый, синең белән танышыр көннәр дә бар икән, – дип, каты итеп кулларын кысты. – Мин Айрат, Мансур улы булам, ничек килеп җиттең, туганым? – дип сораулар яудыра башлады Рөстәмгә.
Айрат, үзләрен өйдә көтүләрен исенә төшереп, Рөстәмнең зур чемоданын үз кулына алып, машинасы янына алып китте. Ачык йөзле, үзен аның энесе дип атаган ир кеше ошады аңа. Яхшы төштә генә күргән кебек, кемнедер хәтерләтә иде бу дулкын-дулкын чәчле көләч йөзле кеше. Айрат юл буена үзләренең тормышлары, әти-әнисе, гаиләсе турында сөйләп барды. Рөстәмгә әтисенә кагылышлы бар хәбәр дә якын, тансык иде. Шулай да балалары, йорты өчен җан атып яшәгән аның газиз әнисен ташлап киткән кешене һаман да аклар көч таба алмый иде Рөстәм күңеле белән.
Әтисе Мансурның яшәү урыны шәһәрнең үзәгендә булып чыкты. Машина йорт каршына килеп туктагач, Айрат Рөстәмгә таба борылды да:
– Хәзер үк кисәтеп куям, картлачның хәле бик яхшыдан түгел, табиблар, иң күбе бер-ике ел гомере калгандыр, диделәр. Туберкулёзның нинди чир икәнен беләсез, мөмкин кадәр аңардан ераграк булырга тырышыгыз, – диде. Бу сүзләргә җавап бирүне мәгънәсезлек дип уйлаган Рөстәм дәшми генә машинадан төште дә Айрат кулындагы чемоданга үрелде. Өченче катка менделәр, биредә кунакларны күптән көткәннәр булса кирәк, Айрат ишеккә кагылуга ачылып китте.
Айратның:
– Кунаклар кайтты, каршы алыгыз! – дип кычкырган көр тавышына аш бүлмәсе ягыннан да, эчке бүлмәдән дә башмаклар чыштырдавы ишетелде.
Кулын тастымалга сөртә-сөртә аш бүлмәсеннән чыккан ханым, матур елмаеп, Рөстәмгә уң кулын сузды.
– Ялгышмасам, сез Рөстәм буласыз бит инде. О, нинди интеллигентный! – дип, кунак алдында бөтерелде.
– Рөстәм абый – әтинең кунагы, аларга күрешергә ирек бир башта, аннан безгә тизрәк ашарга әзерлә! – дип, Айрат әнисен кунак бүлмәсе ягына тартты.
Рөстәмнең каршысында ике кулын исәнләшергә дип сузган, чал чәчле карт басып тора. Рөстәм дә аңа кулларын суза, тик аны ничек дип атарга да белми. Картның үзен дә шул ук уйлар борчый булса кирәк.
– Үтегез! Үт түрдән! – ди ул, аннан, көчкә телен әйләндереп – улым Рөстәм, – дип өстәде. Бу сүзләрдән Рөстәмнең күңеле бөтенләй эреп калды. Ул гомерендә беренче тапкыр:
– Исәнме, әти! – дип дәште. Мансурның күзләре яшьләнде. Рөстәм ап-ак чәчле картны киң күкрәгенә кысты. Аны бүлмәдәге кәнәфигә кертеп утырткач та, ата кеше тиз генә тынычлана алмады. Улының ничек килеп җитүе белән кызыксына, гаиләсе белән таныштырырга ашыкты. Ул арада хуҗа хатын кунакны юынып алырга, аннан өстәл янына чакырды.
Рөстәм вакытын гел әтисе белән генә үткәрергә тырышса да, яннарыннан бер адымга да китмәгән Айрат алдында алар бер-берсенә бик ачылып китә алмадылар. Мансурның улына, Рөстәмнең әтисенә әйтәсе сүзләре бихисап.
Кунакның кайтып китәр көне якынлашкан саен, Мансур моңсулана барды. Әтисенең күңелендә нидер барын сизеп торган Рөстәм, Айратның вакытлыча югалып торуыннан файдаланып, әтисен шәһәр паркына саф һава сулап кайтырга чакырды. Шуны гына көткән ата шатланып ризалашты. Менә алар агачлар күләгәсе астында урнашкан җәйге чәйханәдә утыралар. Еллар буе икесе дә җаваплы урыннарда эшләп, сүзгә кеше кесәсенә кермәгән ата белән ул ничек сүз башларга белми утыралар.
– Әти, иртәгә мин китәм инде, – ди Рөстәм, тынлыкны бозып.
– Беләм, улым, эш кешесенең вакыты тар инде аның. Гаиләң көтәдер, әниең.
– Әйе, әти, әни дә көтәдер. Ул синең сәламәтлегең өчен бик тә кайгырып калды.
Мәдинә турында ишеткән Мансурның йөзе үзгәреп китте, тыны кысылды, тик ул башланган әңгәмәне дәвам итәрлек көч тапты үзендә.
– Мин әниең алдында, сезнең алдыгызда кичермәслек гөнаһлы, улым.
– Алай димә әле, әти. Әни сине гомере буе оныта алмады. Синең кемлегеңне белергә, әнине ташлавыңның сәбәбен аңларга дип килдем бит мин, әти.
– Әниеңнең тузан бөртеге кадәр дә гаебе юк, бала. Ялгыштым мин, улым, бик нык ялгыштым. Һәр ялтыраганның алтын түгеллеген яши-яши генә аңладым. Терсәкне тешләп булмаган кебек, гомерне дә кире кайтарып булмый. Язмыш димим, аңа сылтауның файдасы юк. Минем бу гаиләдә беркемгә дә кирәгем юклыкны сизенгәнсеңдер инде, Рөстәм. Тик берни хәл итеп булмый, үзем теләп алган язмыш. Ничектер яшәргә, түзәргә кала. – Күңеле сизенде Мансурның: Рөстәм атасыз үссә дә, каты бәгырьле түгел, аңа карата ачу саклап тәрбияләнмәгән. Холкы белән гел анасына тартым икән.
– Әти, телисең икән, иртәгә үзем белән алып китәм сине. Безгә кайтырга уңайсызлансаң, авылда йорт шул килеш тора.
Бу сүзләрне ишеткән Мансурның дулкынланудан кәсә тоткан кулы калтырап, чәе түгелде. Көткән иде, өмет иткән иде ул бу сүзләрне ишетергә.
– Анаң ризалашмас. Роза ни әйтер?
– Әти, Розаның үз гаиләсе. Әнине синең сәламәтлегең борчый. Биредә үзеңне кирәксез дип саныйсың икән, кайт, әти!
– Ярый, улым, олы кешенең сүзен тыңлап, ихтирам итеп килүең өчен рәхмәт. Сезнең берегезне дә күрми теге дөньяга китәрмен дип, бик курыккан идем. Кичерә алсагыз кичерегез мине. Әниеңә дә теләгемне ирештерерсең.
Картның дерелдәп чыккан тавышыннан әйтелми калган, елларга сузылган сагыш, моң-зар агыла, ул елый иде.
Икенче көнне, якын туганыдай итеп, Айрат Рөстәм абыйсын аэропорттан озатып җибәрде. Рөстәмнең кайтуын дүрт күз белән көтеп алган Мәдинә белән Рәйсә ике яктан сораулар яудырып кына тордылар. Кечкенә Марат та әтисе яныннан китмәде, олыларга кушылып, Мансур бабасының хәле, кайчан үзләренә кунакка кайтуы белән кызыксынды.
(Ахыры бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1