Предыдущая публикация
🌸🌸Кыска, ләкин БИК КИРӘКЛЕ ДОГА👇🏻
Көн саен Аллаһының рәхмәте белән уянабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Тормышыбызны мул итәргә тырышып яшибез.
Ләкин еш кына шөкер итәргә онытабыз. Алай гына да түгел, ризасызлык белдерәбез: җитәрлек дәрәҗәдә сәламәт, бай, матур түгелбез дибез.
Мал-мөлкәт булсын өчен, тырышлык куярга кирәк. Һичшиксез, тормыш юлы җиңел сәфәрләрдән түгел, монда сикәлтәсе дә була. Яшәгән йортның киң, ризыгыбызның мул булуны теләсәк, шушы доганы кылырга кирәк:
🤲🏻 «Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый».
🤲🏻 «Йә, Аллаһым, кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәрәкәтле ит!»
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев